Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә инновацион эшчәнлекне дәүләти җайга салу мәсьәләләрен тикшерделәр
2008 елның 25 августы, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә “Татарстан икътисадында инновацион эшчәнлекне дәүләти җайга салуның нәтиҗәлелеген арттыру буенча норматив-хокукый аспектлар” дигән темага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышы уздырылды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасында инновацион эшчәнлекне дәүләти җайга салуны камилләштерүнең төп юнәлешләре турындагы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, инновация өлкәсен дәүләти җайга салуның төбәк модельләре норматив-хокукый базасын төзүгә юнәлдерелгән хокуклар иҗат итү инициативасы рәтендә төп роль “Инновацион эшчәнлек турында”гы Татарстан Республикасы Законы проектына юнәлдерелә.
Хәзерге вакытта шуңа охшаш законнар Россия Федерациясенең 20 дән артык субъектында кабул ителгән. Закон инициативасының төп идеясе, аңа карамаган методлар белән чагыштырганда, инновацион эшчәнлекне дәүләти җайга салуның турыдан-туры методларына берсүзсез өстенлек бирүдән гыйбарәт. Мондый карашны чынга ашыруның зарурилыгын илебез икътисадының инновацион сферасындагы катлаулы хәл китереп чыгара.
Законның төп идеясе гәүдәләнешенә инновация процессларына дәүләтнең турыдан-туры тәэсир итү коралы булып саналган республика максатчан инновацион программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру аша ирешеләчәк. Гарантияле бюджет финанславын өстенлекле инновацион проектлар алачак, ә ул, үз чиратында, инновацион эшчәнлекне финанслауны тәэмин итү өлкәсендә киеренкелекне киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Марат Сафиуллин республика инновацион сәясәте концептуаль нигезе, принциплары һәм юнәлешләренең 2008-2010 елларга Татарстан Республикасы Инновацион меморандумына уртача сроклы перспективага куелган булуын билгеләп үтте. Әлеге меморандум 2005-2010 елларга Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеше программасына һәм 2004-2010 елларга каралган Татарстан Республикасында инновация эшчәнлеген үстерү республика программаларына нигезләнеп төзелде. Аның максаты - принциплар, юнәлешләр, кораллар һәм башка мөһим аспектларны формалаштыру һәм Татарстан Республикасында дәүләти инновацион сәясәтне үткәрүне халыкка игълан итү. Бу төбәк инновацион система субъектлары, дәүләт хакимияте органнары һәм җәмәгать институтларының эшчәнлеген туры китерү һәм килештерү, инновацион эшчәнлекне дәүләти җайга салуның нәтиҗәлелеген күтәрү һәм аның ориентирлары өчен кирәк.
М.Сафиуллин меморандумның максатчан ориентирларына тиз арада ирешү процессында төп урынның Инновацион инфраструктураларның субъектларын ирекле рәвештә аккредитацияләү регламентына бирелүен ассызыклады. Регламент бизнес-инкубаторлар, бизнес-кунакханәләр, технопарклар, индустриаль парклар һәм технополислар эшчәнлегенә кагылышлы таләпләрне, шулай ук бу таләпләр җисеменә туры килгән Татарстан Республикасы инновацион инфраструктуралары субъектларын аккредитацияләү тәртибен билгели.
Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы тарафыннан “2007 елда инновацион эшчәнлек нәтиҗәләре турында”гы доклад әзерләнде. Инновацион активлык буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарында рейтинг төзелде. Доклад инновация өлкәсендә максатчан ориентирларны индикатив планлаштыруның яңа көчле инструменты буларак карала.
"Татар-Информ"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз