Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Борис Павлов ислам дөньясы Фәннәр академиясенең Халыкара конференциясе кысаларында уздырылган “Нанотехнологияләр” пленар утырышында катнашты
2008 елның 26 августы, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Нанотехнологияләр” пленар утырышында катнашты. Ул ислам дөньясы Фәннәр академиясе һәм “Ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен фән, технологияләр, инновацияләр” дигән темага Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Халыкара конференциясе кысаларында уздырылды.
Утырыш эшендә Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең почетлы әгъзасы, ИАН әгъзасы Хадҗиев С.Н. (“Нефть эшкәртү һәм нефть химиясенең тотрыклы үсеше өчен нанотехнологияләр”), Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Вәлиев К.А. (“Квант информатикасы – яңа перспективалар”), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Салихов К.М (“Хәзерге технологияләрдә электрон спиннарның потенциаль мөмкинлекләре”) һәм Ислам Фәннәр академиясенең башка әгъзалары, шулай ук Россия академиклары, сәясәтчеләре, галимнәре, башка илләрнең фәннәр академияләре вәкилләре үзләренең докладларын тәкъдир иттеләр. Борис Павловның “Татарстан Республикасында наноиндустриянең үсеше” дигән темага чыгышы фәнни ислам дөньясының чит илләрдән килгән вәкилләре ягыннан ихлас кызыксыну уятты. Конференциядә катнашу өчен, Казанга барлыгы 600 гә якын галим килде, шулар арасында дөньяның 33 иленнән килгән 180 зур галим бар иде. Татарстанның беренче вице-премьеры үзенең докладын тәкъдир иткәндә анда катнашучыларның игътибарын Татарстан Республикасының Россия үзәгендә урнашкан төбәк булуына юнәлдерде. Анда наноиндустрия өлкәсендә проектларны югары нәтиҗәле итеп гамәлгә ашыру мөмкинлеген бирә торган югары интеллектуаль, фәнни-сәнәгый һәм җитештерү потенциалы тупланган. Татарстан Республикасы югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары һәм предприятиеләре нанотехнологияләрне һәм яңа наноматериалларны сәнәгый җитештерүгә кертеп җибәрү өчен эшкә тотындылар. Алга таба Татарстан Республикасы сәнәгате үсеше инновация технологияләрен булдыру һәм җәмгыять тормышының җитештерү һәм социаль өлкәләренә кертү нигезендә тормышка ашырылачак. Шулай итеп, нанотехнологияләрне эшкәртү һәм аларның сәнәгатьтә кулланылуы, финанс акчаларының нәтиҗәле кулланылышы белән бәйле эшләргә финанслауны җәлеп итү максатларында, шулай ук нанотехнологияләр өлкәсендәге эшләр белән шөгыльләнә торган фәнни һәм лаборатор-тикшеренү үзәкләрен, нанотехнология һәм наноматериалларның яңа төзелгән фәнни-тикшеренү институтларын бергә туплап ныгыту (консолидацияләү) һәм бердәм наноинформация пространствосы төзү өчен, “Татарстан Республикасында наноиндустрия үсеше” комлекслы проекты эшләнгән иде. Комплекслы проектны тормышка ашыру Татарстан Республикасы икътисадының алдагы үсешен тәэмин итәр, наноиндустрия үсешендә Президент һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте куйган төп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәр. Комлекслы проектны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы үсеше өчен генә түгел, бәлки тулаем Россия Федерациясе өчен дә зур әһәмияткә ия.
Татарстанның беренче вице-премьерына бирелгән күпсанлы сораулар арасында күбесе республиканың наноиндустрия үсеше өлкәсендә чит ил партнерлары белән якын аралардагы хезмәттәшлеге, әлеге проектны гамәлгә ашыруга финанс акчасы салу мәсьәләләре һәм, әлбәттә, сәнәгать технологияләрен беренче булып эшкәртү кайчан һәм кайсы сәнәгать өлкәләренә кертелү турында булды. Ахырда Борис Павлов Ислам дөньясының фәнни һәм бизнес-түгәрәкләрендә катнашучыларны алга таба озак вакытлы һәм уңышлы хезмәттәшлеккә чакырды. Ә моның, үз чиратында, Татарстан Республикасы сәнәгатенә фәнни эшләнмәләрне кертеп җибәрергә булышуы һәм шуның белән бергә илебез производствосының нәтиҗәлелеге үсешен күтәрүе һәм Татарстан продукциясенең конкурентлыкка каршы торуын тәэмин итүе турында әйтелде. Халыкара конференциядә катнашучыларның сораулары буенча, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов докладының презентациясен Сез www.prav.tatar.ru адресы буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында “Пресс-релизлар” бүлегендә таба аласыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз