Алексей Песошин Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру Советы утырышын уздырды

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру Советы утырышын уздырды. Чара республика Хөкүмәте Йортына үтте. 

2021 елда закон үтәлеше турында ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте. Ул искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы Конституциясендә хакимият органнары һәм дәүләт учреждениеләре эшчәнлегендә рус һәм татар телләрен куллану паритетлыгы ныгытылган.

Шулай итеп, узган ел дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары гражданнарның һәм оешмаларның барлык мөрәҗәгатьләренә дә мөрәҗәгать телендә җаваплар бирде. 2021 елда татар телендә гражданнардан 3477, оешмалардан 711 мөрәҗәгать керде.

Урам күрсәткечләрен рәсмиләштерү буенча уңай динамика күзәтелә. Татар теленә 49 мең күрсәткечнең 72 се генә тәрҗемә ителмәгән. Әлмәт һәм Алабуга районнарында эшләрне төгәлләп бетерәсе калды.

Җәмәгать транспортында да төзәтергә кирәкле язулар бар. Шулай, әлегә алар барысы да ике телдәге автоинформаторлар белән тәэмин ителмәгән. 90% план куелса, әлегә 88 % үтәлгән.

Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә тышкы һәм эчке визуаль мәгълүмат чараларын рәсмиләштерү эше яхшы бара. 1060 объектта ике телдә мәгълүмат тәэмин ителгән.

Дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан норматив хокукый актларны тәрҗемә итү күрсәткече - 99,3%.

"2021 ел Туган телләр елы дип игълан ителгән иде. Бу кайбер күрсәткечләргә ирешүдә уңай тәэсир ясады. 2022 ел башлану бу сораулар икенче планга китә дигән сүз түгел. Дәүләт телләрен куллану һәрвакыт югары дәрәҗәдә булырга тиеш", - дип өстәде Рөстәм Заһидуллин.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эш буенча директор урынбасары. ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Олег Хисамов билгеләп үткәнчә, 2021 елда республика халкын татар телендә элмә такталарда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс үткәрелүен билгеләп үтте. 3,2 мең гариза кабул ителгән һәм хәл ителгән. Агымдагы елның 1 мартыннан бәйге янә игълан ителде, ул 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Моннан тыш, 2017 елдан элмә такталар текстларының дәүләт хакимияте башкарма органнары, аның карамагындагы учреждениеләр, дәүләт унитар предприятиеләре исемнәре язылган элмә такталарда орфография һәм пунктуация, татар һәм рус телләрендәге язуларның тәңгәллеген тикшерү эше алып барыла. Бу вакыт эчендә институт тарафыннан 7 меңнән артык текст кабул ителгән һәм эшкәртелгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина хәбәр иткәнчә, 2021 елда республикада гражданлык хәле актларын теркәү турында 150 мең таныклык бирелгән. Аларның барысында да мәгълүмат рус һәм татар телләрендә. Ул шулай ук бүгенге көндә татар исемнәрен стандартлаштыру һәм унификацияләү проблемасы саклануын хәбәр итте. Алар татар һәм рус телләрендә төрлечә языла. Татарлар арасында ешрак башка халыклардан алынган исемнәр очрый.

Бу максаттан татар исемнәре язылган электрон сүзлек эшләнде. Анда 8 мең берәмлектән артык антропонимнар тупланган. Тулаем алганда, аның составына 3 меңнән артык ир-ат һәм 2 меңгә якын хатын-кыз исеме, шулай ук 3 меңнән артык фамилия кертелгән.

Муниципаль дәрәҗәдә Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарның үтәлеше турында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев сөйләделәр. Туган телләр елында мөһим мәдәни һәм иҗтимагый чараларны гамәлгә ашыру турында А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк һәм Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясе вәкилләре сөйләде.

Ахырда Татарстан Премьер-министры республиканың дәүләт телләре турындагы законнарын гамәлгә ашыру өлешендә тагын да активрак эш алып бару кирәклеген билгеләп үтте. "Башкарма хакимият органнары буенча 12 күрсәткечнең тугызы буенча нәтиҗәләргә ирешелгән. Җирле үзидарә органнары буенча - бишәр. Өч һәм биш күрсәткеч буенча планлы күрсәткечләргә ирешеп булмаган. 2021 елда да, 2020 елда да, 2019 елда да шулай булды. Хисап чорында муниципаль норматив хокукый актларның 99% ын тәрҗемә итү тәэмин ителгән. Шул ук вакытта узган чордагы 26 мең акт тәрҗемә ителмәгән булып кала бирә", - дип билгеләп үтте Алексей Песошин.

ТР Хөкүмәте башлыгы вице-премьер Васил Шәйхразиевка бер ай эчендә әлеге проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә йөкләде. "Җирле үзидарә органнары һәм башкарма хакимият органнары өчен конкрет планнар һәм индикаторлар куярга кирәк. Бу мәгълүматларны ничек кулланыргга икәнен табарбыз. Республиканың дәүләт телләре турындагы законнары бар һәм аны үтәргә кирәк. Моңа игътибар итүегезне һәм эшне көчәйтүегезне сорыйм", - дип өстәде ТР Премьер-министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International