Алексей Песошин: Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны кими, әмма профилактика чаралары элеккечә үк мөһим

2022 елның 2 апреле, шимбә

Соңгы атна эчендә Covid-19 авырулар санының күрсәткече республика буенча 13%ка кимеде. Әмма профилактика чаралары элеккечә үк мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, март аенда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимегән. 21 мең 865 очрак теркәлгән, бу февраль ае белән чагыштырганда 3 тапкыр кимрәк. Элегрәк республикада коронавируска бәйле кайбер чикләүләрне гамәлдән чыгардылар.

Әмма «ковид» белән авыручылар санының кимүе бүгенге көндә тукталган диярлек. Шуңа бәйле рәвештә чикләү чаралары, шул исәптән битлекле режим да гамәлдә булуын дәвам итә, ул федераль норма булып тора. Моннан тыш, «омикрон-стелс» яңа штаммының өстенлек итүе һәм Ауропа һәм Азия илләрендә авырулар санының тиз артуы сәбәпле, Россиядә, шул исәптән безнең республиканы да кертеп, авыруларның артуы мөмкин.

Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология институты мәгълүматлары буенча, Covid-19 расланган очраклар арасында «стелс-омикрон»га якынча 20% туры килә. Әлеге штамм белән авыручыларның күбесе Мәскәүдә, Марий Эл Республикасында, Ростов өлкәсендә һәм Башкортостан Республикасында ачыкланган.

Ил буенча Covid-19 авыруларының кимүе балалар коллективларында да кайбер чикләүләрне бетерергә мөмкинлек бирде. Шулай итеп, хәзер барлык балалар учреждениеләрендә дә белем бирү оешмасына бару өчен «ковид» белән авыручылар белән элемтә турында медицина белешмәсе кирәк түгел. Ачык һавада массакүләм чаралар үткәрү рөхсәт ителә. Мәктәпләрдә дәресләрнең сыгылмалы графигы гамәлдән чыгарылды. Хәзер һәр сыйныфка аерым кабинетны беркетү таләп ителми.

Балалар лагерьлары янә 100% тулы килеш эшли ала, лагерь персоналын «ковид»ка атналык тикшерү таләп ителми, балаларны һәм персоналны лагерьдан читкә чыгару рөхсәт ителә. «Бу чорда 223 мәктәп яны лагере һәм 41 шәһәр яны лагере безнең контрольдә тора, аларда 16 меңгә якын бала ял итә. Без һәр лагерьның эш башланыр алдыннан әзерлегенә бәя бирдек һәм барлык кирәкле рөхсәт документлары да бирелде», - диде Марина Патяшина.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, авыруларның гомуми дәрәҗәсе кимүгә карамастан, хезмәт коллективларында һәм белем бирү учреждениеләрендә санитар-эпидемиягә каршы таләпләрне катгый үтәүне дәвам итәргә кирәк. Җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек режимын да кертеп. ТР Премьер-министры Роспотребнадзор белгечләрен әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International