ТР Икътисад министрлыгы: Бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен җитәрлек

2022 елның 2 апреле, шимбә

Татарстанда озак саклана торган азык-төлекне ваклап сату күләмнәре кими бара. Моңа яңа тәэмин итүчеләр белән килешүләр төзү, кайбер позицияләр буенча товар китерүләрне арттыру, бер кулга сатуны чикләү дә ярдәм итә. Бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Министр хәбәр иткәнчә, агымдагы атнада шикәрне алып сатуның аерым очраклары ачыкланган. Материаллар тикшерү өчен эчке эшләр органнарына җибәрелгән.

Республика халкын кирәкле продукция белән тәэмин итү өчен традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла, анда халык арзан бәяләрдән сыйфатлы продуктлар сатып ала ала.

Агымдагы атнада бюджет сатып алулары буенча дару препаратларының товар запаслары арттырылган һәм 2,6 айдан 5,2 айга кадәр тәшкил итә. Хәзерге вакытта даруханә челтәрләрендә кирәкле ассортимент медикаментлар бар.

Предприятиеләрнең, шул исәптән система барлыкка китерүче оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен импортны алмаштыру мөһим мәсьәлә булып тора. Моңа ярдәм итү инструментларының берсе – республика маркетинг үзәге. Дәүләт заказы агентлыгы тарафыннан чит ил продукциясен алмаштыру буенча тәкъдимнәр каталогы модификацияләнгән – анда кирәкле продукцияне автомат рәвештә эзләү мөмкинлеге бар. Атна эчендә чит илдән кертелгән продукциянең 3,4 меңнән артык яңа позициясе һәм аларны алмаштыру буенча 9 меңнән артык тәкъдим ачыкланган.

Бер атна эчендә 1,8 млрд. сумлык кредит каникуллары алу өчен 498 гариза бирелгән. 876 млн. сумлык 184 гариза хупланган. 14 районда әлеге программа буенча заявкалар булмау күзәтелә.

Бизнеска ташламалы кредит бирү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе тарафыннан тормышка ашырыла торган «Инвестиция» программасы буенча бер атна эчендә 500 млн. сумлык 49 гариза бирелгән. Россия ҮБ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Оборотная» программасы буенча атна эчендә 2,1 млрд. сумлык 212 гариза бирелгән. 375 млн. сумлык 35 гариза хупланган.

Моннан тыш, бу атнада «Программа 1764» ташламалы кредитлар бирү программасын гамәлгә ашыру башланган. Программада 22 кредит оешмасы катнаша. Ташламалы кредитлар еллык 15% ставкасы буенча бирелә. Кредитлар күләме – микропредприятиеләр өчен – 200 млн. сумга кадәр, кече предприятиеләр өчен – 500 млн.сумга кадәр, урта предприятиеләр өчен – 2 млрд. сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International