Татарстанда көзге культураларның торышы 97%ка яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләнә

2022 елның 15 апреле, җомга

Татарстан Республикасында көзге культураларның торышы 97%ка яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Көздән 479 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, уҗымнарның яхшы потенциалын исәпкә алып, азотлы ашламалар белән оператив рәвештә тукландырырга, киләчәктә микроэлементлар белән яфраклар аша тукландырырга кирәк.

Ашлама туплау турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада 1 гектарга 60,4 кг йогынты матдә бар (в./га). Районнар арасында 100 кг. нан артык тупланганнары бар, бу – Тәтеш, Зәй, Сарман районнары.

Атна эчендә ашламалар буенча Әлки (17,7), Югары Ослан (14,4) һәм Спас (8,1) районнарында иң күп өстәмәләр бар.

Әмма аз тупланган районнар да бар: Чирмешән - 33,2, Баулы - 32,6, Әгерҗе – 25,3.

Министр шулай ук ашламалар бик аз тупланган хуҗалыкларның мисалларын китерде.

«Чәчүгә мондый ашламалар запасы белән килү – бу уңышны киметү һәм тулаем тармак буенча зыян алу дигән фараз. Ашламалар бар», - диде Марат Җәббаров.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары буенча, бюджет акчаларын оператив рәвештә җиткерү өчен, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдән сайлап алуда катнашу буенча гаризалар кабул итү вакыты 30дан 10 календарь көнгә кадәр кыскартылган. Шулай итеп, 11 апрельдә федераль чаралар буенча да, республика бюджетыннан финанслана торган чаралар буенча да берничә юнәлеш буенча сайлап алу төгәлләнгән. Үткәрелгән сайлап алу нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләргә 4,5 млрд. сумнан артык акча җиткерү планлаштырыла, алар киләсе атнада авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре счетларына керә башлаячак.

Уздырылган һәм агымдагы сайлап алулар турында мәгълүмат, шулай ук субсидияләр бирү тәртибен раслаучы барлык норматив документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтының «Финанслау» бүлегендә урнаштырылган.

Хуҗалыкларны орлыклар белән тәэмин итүгә килгәндә исә, бүгенге көндә хуҗалыкларга шикәр чөгендере орлыгы - 93%, кукуруз - 85%, көнбагыш - 79% кайтарылган.

Чәчү башланыр алдыннан контрактлаштырылган барлык орлыклар күләме хуҗалыкларга кайтарылачак.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, язгы бөртекле культуралар орлыгы буенча проблемалар юк, тәэмин ителеш - 115%. Күп кенә районнар агулауга керештеләр инде, әмма әлегә кадәр орлыкларның сыйфатына тикшерү үткәрмәгән хуҗалыклар да бар.

Моннан тыш, республикада орлыкларга фитопатологик анализ үткәрү өчен 42 лаборатория эшли.

Механикалаштыру өлкәсендә республикада хәлләр түбәндәгечә. Бүгенге көндә тракторларны, чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатларын ремонтлау төгәлләнгән. Складларда дилерларның язгы кыр эшләре чорында кинәт ватылуларын бетерү өчен кирәкле запас частьләр күләме һәм номенклатурасы бар, дип белдерде Марат Җәббаров.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук «КамАЗ» һәм «Урал» йөк автомобильләрен торгызуның кулланыла торган технологияләре турында хәбәр итте. Әйтик, яңа КАМАЗ бәясе уртача 6,5 млн. сум булганда, капиталь ремонт 3,8 млн. сумга төшә, бу теләсә кайсы хуҗалык икътисады өчен сизелерлек, диде ул.

Министр язгы чәчү техникасының яхшы әзерләнүен билгеләп үтте, әмма терлек азыгы җыю һәм ашлык җыю техникасын кыска вакыт эчендә ремонтлап бетерергә кирәк, бары тик шушы чаралар белән генә без комбайн паркын вакытында әзерли, урып-җыю кампаниясен сыйфатлы һәм оптималь срокларда башкарып чыга алачакбыз, дип ассызыклады.

Республикада шулай ук техника паркын яңарту бара. Бүгенге көнгә 3 млрд. сумнан артык суммага 893 берәмлек техника сатып алынган, шул исәптән 115 трактор, 43 ашлык җыю һәм 13 терлек азыгы җыю комбайны, 12 үзйөрешле сиптергеч, 719 берәмлек чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасы.

2021 елда шул ук датага 1466 берәмлек техника сатып алынган, шул исәптән 199 трактор, 94 ашлык җыю комбайны һәм 19 азык җыю комбайны – 1,5 млрд. сумлык.

«Росагролизинг» белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк, дип саный Марат Җәббаров, лизинг компаниясе гаризаларның 90%тан артыгы хуплаган, беренчел взнос – 10%, ә еллык сумма – 3%, хәтта ташламалы кредитлардан да арзанрак (5%).

«Росагролизинг» аша ел башыннан 1,3 млрд.сумлык 276 берәмлек техника, шул исәптән 43 трактор, 28 комбайн, 8 үзйөрешле сиптергеч сатып алынган.

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү турында сөйләде. «Татнефть» ГАҖ 70 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы бүлеп биргән. Апрель аенда ягулыкның бәясе тоннасы өчен 53 800 сум тәшкил итәчәк.

Төяп җибәрү ике заводтан башкарыла: «ТАНЕКО» АҖ (Түбән Кама) һәм Елхов нефть эшкәртү заводы (Әлмәт шәһәре). «Лимитлар хуҗалыкларга җиткерелгән. Эшне оештыруыгызны сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте Марат Җәббаров районнарга.

Ул шулай ук искә төшергәнчә, республикада 2022 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. «Исегезгә төшерәбез, янгын куркынычсызлыгын саклау мәсьәләсе Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы контролендә кала. 2021 елда яндыруларга юл куйган өчен җаваплылыкка тартылган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2022 елда субсидияләрдән мәхрүм ителәчәк. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, 2021 елда авыл хуҗалыгы калдыклары өчен административ җаваплылыкка 3 хуҗалык тартылган», – дип искәртте Марат Җәббаров.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләре чорында орлыклар, ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү мәсьәләләрен аерым контрольдә тотарга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International