Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр 83 ишегалдында башланган, тагын 390 ишегалдында эшләр май уртасына кадәр башланачак

2022 елның 23 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2022 ел планы буенча юл эшләре башланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары Венера Камалова хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Венера Камалова хәбәр иткәнчә, республикада 83 ишегалдында юл эшләре бара. Тагын 390 күп фатирлы йорт ишегалдында эшләр май уртасына кадәр башланачак.

Складларда ишегалларын төзекләндерү өчен җиһазлар бар.

Ишегалларын төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын килештерү процедурасы турында сөйләгәндә, Венера Камалова өч муниципаль берәмлектә «Главтатдортранс»ДКУ белән лимит бирү кысаларында йомгаклау проект карарлары килештерелмәгән дип аңлатты. Бу – Кукмара районы (килештерү проценты 63%), Алабуга районы (61%), Түбән Кама районы (14%).

Моннан тыш, 2022 ел планына кергән ишегалды территорияләрен комиссия тикшерүе башланган инде.

Докладчы, ишегалды территорияләренең алдан ук төзекләндерү эшләренә әзерләнүе мөһим, шул исәптән балалар мәйданчыкларындагы иске җиһазларны демонтажлау да, дип белдерде.

Венера Камалова шулай ук киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын ишегалды территорияләрен төзекләндерү вакытында халык өчен – подъездларга керү, тротуарларның куркынычсызлыгы һ. б. тәэмин ителергә тиешлегенә юнәлтте.

«Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары шулай ук хәбәр иткәнчә, соңгы атнада (15 апрельдән) «Безнең ишегалды» программасына бәйле рәвештә гражданнардан мөрәҗәгатьләр саны берничә тапкыр арткан – 1 гыйнвардан 1 апрельгә кадәр 760 мөрәҗәгать килгән булса, соңгы атнада гына да 700 мөрәҗәгать теркәлгән.

Шул ук вакытта кергән мөрәҗәгатьләргә җавап бирү аеруча мөһим, дип ассызыклады ул. Өч муниципаль берәмлек мөрәҗәгатьләргә вакытында җавап бирергә өлгерми (1-3 эш көне). Алар арасында Казан – 134 мөрәҗәгать, Әлмәт районы (24), Зеленодольск районы (12 мөрәҗәгать) бар.

Моннан тыш, 14 муниципаль берәмлекнең 48 ишегалдында гарантия хатлары буенча кисәтүләрне бетерү буенча эш алып барырга кирәк, дип билгеләп үтте Венера Камалова. Гарантия хатлары буенча йөкләмәләрне үтәү срогы –1 июнь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International