Татарстанда хезмәт базарындагы вәзгыять чагыштырмача тотрыклы дип характерлана

2022 елның 23 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында сәүдә челтәрләрендә көндәлек мониторинг дәвам итә. Товар базарларының тотрыклылыгын тәэмин итү Оператив штабның эшче төркеме даими контролендә тора. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, бу атнада халыкны Пасхага әзерләнүгә бәйле кайбер продуктларны ваклап сату күләмнәренең традицион артуы теркәлгән. Йомырка, он һәм үсемлек мае сату күләме арткан.

Кибетләрдә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме республика халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек, дип ышандырды министр.

Республикада бюджет сатып алулары буенча дару препаратларының товар запаслары да җитәрлек.

Хезмәт базарындагы вәзгыять чагыштырмача тотрыклы. Шуның белән бергә, якындагы 3 айда 34 предприятиенең егәрлекләрен киметү, сәнәгать җитештерүе индексын киметү, чит ил чималын, материаллар, җиһазлар, комплектлау әйберләре, хезмәт күрсәтүләрдән баш тарту; сатып алучылар тарафыннан түләмәүләр булу куркынычы бар.

Якын арада һәр предприятие буенча хәл баланс комиссияләрендә каралачак, федераль ярдәм чараларын максималь файдаланып, куркынычлыкны киметү өчен чаралар планы эшләнәчәк.

Федераль ярдәм чараларына Россия икътисадының система барлыкка китерүче оешмалары исемлегенә кертелгән эре предприятиеләр дәгъва итә ала. Хәзерге вакытта аңа республиканың 59 оешмасы керә, шул исәптән 10 оешма 1 атна эчендә кертелгән.

Тагын 29 предприятие федераль хакимият органнарында карала.

Татарстан Республикасы икътисад министры хәбәр иткәнчә, ташламалы кредитлар сорап бер атна эчендә система барлыкка китерүче 2 оешма мөрәҗәгать иткән, 2,2 млрд. сумлык 2 гариза хупланган. Бер атна эчендә 4,5 млрд. сумнан артык акча бирелде.

Бу атнада Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 699 нчы карары расланган, аның нигезендә система барлыкка китерүче оешмаларның бүлендек структуралары булган кече һәм урта предприятиеләр кредитлар алу мөмкинлегенә ия.

Киләсе атнадан энергетикада система барлыкка китерүче оешмаларны кредитлау программасын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Мидхәт Шаһиәхмәтов искә төшергәнчә, республика маркетинг үзәге бүген яңа тәэминатчыларны табу, яңа кооперация чылбырларын булдыруда ярдәм итү инструментларының берсе булды.

Бер атна эчендә муниципалитетлар тарафыннан элек сатып алынган чит ил продукциясенең 450 яңа позициясе ачыкланды һәм РМҮнә тапшырылды.

Алыштыру буенча тәкъдимнәрнең каталогын тутыруга килгәндә, бер атна эчендә муниципалитетлар тарафыннан өстәмә рәвештә эшкуарлар җитештерә торган продукциянең 750 позициясе ачыкланды һәм РМҮнә тапшырылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дәүләт заказы агентлыгы тарафыннан РМҮ ресурсын камилләштерү буенча даими эш алып барыла.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Тышкы санкция басымы шартларында Россия икътисады үсешен тәэмин итү буенча беренчел чаралар планы»н үтәү йөзеннән кабул ителә торган норматив-хокукый актларга көн саен мониторинг ясауны дәвам итә. Бүгенге көндә 132 норматив хокукый акт кабул ителгән, шул исәптән бу атнада 5се кабул ителгән.

Хәзер төп бурыч – кабул ителгән чараларны максималь нәтиҗәле гамәлгә ашыру һәм нинди дә булса сәбәпләр аркасында акча эшләмәгәннәргә төзәтмәләр кертү, диде Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү турында сөйләгәндә, министр искә төшерде: «1764» программасы буенча Россия Икътисадый үсеш министрлыгының бүгенге көндә 3,9 млрд. сумлык 52 гариза бирелгән, бер атна эчендә динамика 2,1 млрд. сумлык 19 гариза тәшкил иткән. Ташламалы кредит бирү программасында 5 муниципаль берәмлек катнаша, бер атна эчендә программага өстәмә рәвештә Чистай районы да кертелгән.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ташламалы кредит бирү программасы буенча атна эчендә 120 млн. сумлык 35 гариза бирелгән.

1,3 млрд. сумлык 16 гариза хупланган. Бер атна эчендә әлеге программа буенча 25 муниципалитет эшкуарлары гариза бирде, шул исәптән Әлмәт, Югары Ослан, Бөгелмә, Спас, Кайбыч, Яңа Чишмә, Чирмешән районнары һәм Чаллы.

Министр шулай ук республика ярдәме чаралары турында да сөйләде. Микрофинанс продуктлары буенча атна эчендә 84,5 млн сумлык 40 гариза бирелгән. Бу – 32 муниципалитеттан эшкуарлар һәм үзмәшгульләр гаризалары.

"Муниципалитетларга ярдәм чараларына җәлеп итү өлешендә бизнеска мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә кирәк", - дип саный Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ахырда ул агымдагы елның 1 кварталында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында мәгълүматлар китерде.

Бүгенге көндә илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен каралган 29,4 млрд. сумның 4,1 млрд. сумы финансланган, касса белән үзләштерелгән 3,8 млрд. сум, ягъни еллык лимитның 13%ы. "Төбәк проектларын гамәлгә ашыру өчен җаваплы барлык дәүләт хакимиятенең башкарма органнары алдында торган төп бурыч – барлык планлаштырылган чараларны тулы күләмдә үтәү һәм максатчан күрсәткечләргә ирешү", - диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International