Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин: “Республика һәм федераль үзәк ярдәменнән башка, Казан һәм Яр Чаллыда коммерцияле торак төзелеше сорау астында кала”
2008 елның 29 августы, җомга
2008 елның 8 ае буена Татарстан Республикасында 1,4 млн. кв. метр торак сафка бастырылган, бу еллык планның 64,6 % ын тәшкил итә. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Киңәшмә республикада торак төзү һәм тапшыру мәсьәләләренә багышланган иде, һәм ул барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин августта, оператив мәгълүматлар буенча, торак тапшыру темпларының кимүен (100 мең кв. метрдан аз гына күбрәк тапшырылган) хәбәр итте.
Сентябрь ахырына кадәр республиканың барлык муниципаль районнары белән өч еллык вакытка (2009-2011 еллар) үзара ярдәмләшү турындагы планнарны яраштыру эшен төгәлләү планлаштырыла. ”Торак тапшыру күләме буенча, Зәй һәм Азнакайдан кала, барлык районнар белән дә аңлашуга киленде”, - дип билгеләп узды Марат Хөснуллин. Әйтик, Зәй муниципаль районы 2009 елга планны бары тик 2% ка арттырырга, ә Азнакай муниципаль районы - быелгысы дәрәҗәсендә калдырырга уйлый. “Моннан тыш, кайбер районнарда торак тапшыруның фараз ителгән күләмнәре (2011 елга кадәр) социаль ипотека программасында катнашучыларның торакка ихтыяҗларын капламый. Бу Казан шәһәре, Алабуга, Норлат, Зәй, Азнакай һәм Чистай районнары”, - диде төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.
Марат Хөснуллин республикада 2008 елда төзелгән программада катнашучылар чиратын өч елда бетерү бурычы куелуын искәртте. Мәсәлән, Казанда соципотека программасында катнашучылар саны 14 мең кеше тәшкил итә. Моннан тыш, 1972 елдан бирле чиратта торучылар бар, алар да соципотекада катнашырга әзер. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының фаразлавына караганда, барлыгы 16 мең гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. “Моннан тыш, Казанда торак төзелешенә җир калдыру мәсьәләләре дә чишелмәгән әле”, - диде Марат Хөснуллин.
Киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын юнәлткән тагын бер мәсьәлә түбәндәгедән гыйбарәт: кайбер районнарда әзер торак та (соципотека), аңа сорау да бар, ләкин барысы да потенциаль сатып алучыларның түләргә сәләтле булуына кайтып кала (нигездә, бу – бюджет хезмәткәрләре).
Марат Хөснуллин шулай ук республикада торак тапшыру буенча барлык планлаштырылган күләмнең якынча 55% ы Казан һәм Яр Чаллыга туры килүен хәбәр итте. Шуның белән бергә, Яр Чаллыда да коммерцияле торакка сорау кимү тенденциясе күзәтелде. Мәсәлән, узган ел белән чагыштырганда, 2008 елда бирелгән ипотека кредитлары күләме түбәнгә тәгәрәде (2007 елда шушы ук чор эчендә - 2,6, ә 2008 елда 1,4 млрд. сумлык кредит бирелгән). “Әгәр республика тарафыннан ипотека буенча кредит бирүгә (шул исәптән федераль үзәк акчаларын да кертеп) ярдәм күрсәтелмәсә, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә коммерцияле торак үсеше сорау астында калачак, - дип саный Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы.
Марат Хөснуллин 2009 елга торак төзелешенә бирелгән җир кишәрлекләре өчен инженерлык челтәренә ихтыяҗның республикада 3 млрд. сумнан артык суммага 1 мең 106 км тәшкил итүен әйтеп китте.
Төзелеп килә торган торак йортларга, шул исәптән торак пунктларга кадәр автомобиль юллары сузуга ихтыяҗ 2009 елда - 728 км, 2010 елда – 507 км, 2011 елда 606 км тәшкил итә.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры билгеләп үткәнчә, муниципалитетларның республика район һәм шәһәрләре генпланнарын эшләүне финанслауда катнашуы авырлык белән бара, чөнки бу максатларга акча өстәмә керемнән бүлеп бирелә. Эшләнеп расланган генпланнан башка торак төзү 2009 елдан рөхсәт ителмәгәнгә күрә (федераль закон нигезендә), ул Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы белән бу мәсьәләнең чишелешен табарга тәкъдим итте.
Дәүләт торак фонды тарафыннан эшләнгән эш турындагы хисап белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин чыгыш ясады.
Аның сүзләренә караганда, республикада соңгы ике атна эчендә 200 дән артык йорт тапшырылган, тагын 120 йортка документлар әзерләнгән. “Кайбер районнарда социаль ипотека программасы кысаларында йортлар төзү әле башланмаган да. Болар – Чистай (33 йорт), Тукай (28 йорт), Азнакай (17 йорт), Апас (19 йорт), Кайбыч (17 йорт) Әлки (61 йорт) муниципаль районнары”, - дип билгеләп узды Тәлгать Абдуллин.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз