Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле районында яңа мәктәпләр ачты
2008 елның 1 сентябре, дүшәмбе
Бүген, Белем көнендә, Татарстанның Чүпрәле районыныңда әһәмиятле вакыйга булды: укучылар алдында бер ел эчендә сафка бастырылган берьюлы ике мәктәпнең ишекләре ачылды.
Заманча таләпләргә туры килмәгән искеләре урынына төзелгән база мәктәпләрен тантаналы рәвештә ачуда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Чүпрәле муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ринат Гобәйдуллин һәм башка рәсми кешеләр катнашты.
Чуаш Чүпрәлесе авылында Рөстәм Миңнеханов Чуаш-Чүпрәле урта мәктәбен ачуда катнашты. Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, узган елда Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча тузган хәлдәге уку йортларына ремонт ясау түгел, ә яңа мәктәпләр төзү турында карар кабул ителгән була.
Чүпрәле районының 41% ын чуашлар алып тора, һәм Чуаш-Чүпрәле урта мәктәбен ачу чиктән тыш актуаль булды. 162 укучы урынга исәпләнгән мәктәпкә бүген 167 бала китте.
Чүпрәле муниципаль районының мәгариф бүлеге башлыгы Роберт Закиров сүзләренщ караганда, бу мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары барлык предметларны да туган чуаш телләрендә өйрәнәләр, ә 5 нче сыйныфтан соң укыту урыс телендә бара. Шулай да укучылар, чуаш телен һәм әдәбиятын өйрәнеп, туган телләрен онытмыйлар. Алдагы уку елыннан башлап, Чуаш Бизнәсе авылыннан укучыларны машина белән алып килү планлаштырыла.
Мәктәпне салуга республика бюджетыннан 69 млн. сум акча бүлеп бирелгән иде. Генераль подрядчы - “Стройсервис” (“Төзелеш сервисы”) ЯАҖ, генераль проект төзүче булып, “Татагропромпроект” ААҖ торды. Беренче катта 20 балага исәпләнгән балалар бакчасы блогының янкорма бинасы урнашкан.
Район башлыгы Тимур Нагуманов мәктәп төзегән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “Бер елга якын элек ике уку йорты төзү турында карар кабул ителгән иде, шул вакыт эчендә республика җитәкчелеге тарафыннан бик күп эш башкарылды. - Әлеге мәктәптә булачак академиклар. галимнәр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, ә иң мөһиме – яхшы кешеләр тәрбияләнәчәк”.
Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов бүген район өчен икеләтә бәйрәм булуын билгеләп үтте. “Теләсә кайсы кешеләр яши торган пунктта мәктәп – беренче номерлы объект, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.- Һәрбер илнең төп байлыгы – кешеләр, аларның интеллект дәрәҗәсе. Мин ышанам: мондый мәктәп үзен акларга мөмкинлек тудырыр. Чүпрәле районы балалары да теләсә кайсы шәһәрдәге кебек шундый ук конкурентлыкка сәләтле булырлар, заманча белем алырлар һәм тормышта үз урыннарын табарлар”.
Рөстәм Миңнеханов аерым рәхмәт сүзләрен объектны төзүчеләр адресына юллады. Аларга лаеклы бүләкләр дә тапшырылды. Ә бер генә компьютер сыйныфы булган мәктәпнең директорына Татарстан Республикасы Премьер-министры тагын берне алырга сертификат бүләк итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы мәктәпне карап йөрү барышында уку кабинетларының, спорт залының җиһазландырылуына зур бәя бирде. Рөстәм Миңнеханов беренче класс укучыларына “бик яхшы” билгеләренә генә укырга дигән теләкләр юллады.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры ачкан икенче мәктәп район үзәгендә - Иске Чүпрәледә урнашкан. 480 укучыга исәпләнгән өч катлы мәктәп 550 укучы өчен үзенең ишекләрен ачты. Алдагы елда Иске Ильмово авылы балалары да бу уку йортына йөрерләр дип планлаштырыла.
Республика бюджетыннан мәктәп төзелешенә 165 миллионнан артык акча бүленеп бирелгән иде. Генераль подрядчы – “РАФФ+” ААҖ (Казан), генераль проект төзүче “Татсельхозхимпроект” производство комплексы ААҖ булды. Тимур Нагуманов сүзләренә караганда, 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе – районда иң зур мәктәп, аның “энҗе бөртеге”.
Рөстәм Миңнеханов бу мәктәп өчен дә бүләк әзерләгән иде: ике компьютер сыйныфына кушып, уку йортында тагын берәү урнаштырылачак. Лаеклы бүләкләрне төзүчеләр дә алды. Тантаналы линейканың үзенчәлеге булып, мәктәп директорына ачкыч тапшырган вакытта укучыларның күккә һава шарларын очыртып җибәрүләре булды. Югары дәрәҗәдәге кунаклар өчен мәктәп буенча экскурсия оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов башлангыч сыйныф кабинетларын, актлар залын һәм шулай ук остаханәне карап чыкты. Металл эшкәртү остаханәсе – мәктәпнең горурлыгы. Ул, алар ярдәмендә укучылар төрле эшләнмәләр ясау өчен, заманча җиһазландырылган. Республика һәм бөтенроссия конкурсы лауреатлары үзләренең уйлап тапкан әйберләре – шиномонтаж җайланмасын күрсәттеләр.
Бүген Татарстанда 15 мәктәп ачыла. Агымдагы ел ахырына кадәр тагын ике гомумбелем бирү уку йорты ачылачак.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз