Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Хәрби пенсионерлар һәм шуңа тиңдәш кешеләр, пенсия яшенә җиткәннән соң, тиешле еллар эшләгән өчен пенсия һәм картлык буенча хезмәт пенсиясенең страховка өлешен алачаклар
2008 елның 2 сентябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы буенча Россиянең Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе Марсель Имамов көч куллана торган ведомство пенсионерларына пенсия түләү яңалыклары турында сөйләде.
Үзгәрешләр 2008 елның 25 нче июлендә “Пенсия белән белән тәэмин ителеш буенча Россия Федерациясе законнар җыелмасының аерым актларына үзгәрешләр кертү турында”гы (22.07.2008) 156-ФЗ номерлы Федераль Законның көченә керүе белән бәйләнгән.
Әлеге закон көч куллана торган ведомство пенсионерларына һәм башка дәүләт хезмәткәрләренә бер үк вакытта тиешле еллар эшләгән өчен (инвалидлык буенча пенсия) пенсия һәм картлык буенча хезмәт пенсиясенең страховка өлешен алуга хокук бирәчәк.
Тиешле еллар эшләгән өчен пенсия - көч куллана торган ведомстволар өлкәсе буенча, картлык буенча хезмәт пенсиясенең страховка өлеше Россия Федерациясе Пенсия Фонды юнәлеше буенча билгеләнә.
Хезмәт пенсиясе өлешен алу хокукына “хәрби пенсионерлар”ның пенсия яшенә җиткән гражданнары – ир-атларга 60 яшь, хатын-кызларга 55 яшь – һәм 5 елдан да ким булмаган страховка стажы булган гражданнар ия булачак.
Страховка стажына “хәрби” закон буенча пенсия күләме карауда һәм билгеләүдә исәпкә алынмаган эш һәм башка эшчәнлек вакыты да кертелә.
Марсель Имамов “көч куллана торган” структура исәбенә караучы пенсия яшендәге хәрби хезмәткәрләргә Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хәрби хезмәт үткән һәм тиешле еллар эшләгән өчен (яки инвалидлык буенча) пенсия алучы кешеләр, эчке эшләр органнарында, Янгынга каршы дәүләт хезмәтендә, наркотик чаралар һәм психик авырулар китереп чыгара торган әйберләр кулланылышын тикшерү органнарында, хокук-башкарма системасы учреждениеләре һәм органнарында, прокуратура һәм таможня органнарында эшләүче кешеләр керүен искәртеп үтте. Пенсияне исәпләп язу өчен, яшәү урыны буенча (хәрби комиссариаттан белешмә алырга кирәк) Татарстан буенча Россия Федерациясе Пенсия фондының җирле бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Татарстан буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге идарәчесе, “хәрби пенсионерлар”ны кызыксындырган сорауларга җавап алу өчен, “кайнар линия”нең телефон номерын әйтте: (843) 279-27-27.
Социаль тәэмин ителеш буенча Татарстан Республикасы хәрби комиссары ярдәмчесе Игорь Скороход журналистларга хәбәр иткәнчә, республикада яшәүче 10 меңнән артык хәрби пенсионер арасында 3505 кеше билгеләнгән пенсия яшенә җиткән, шулар арасында 3205 кеше - тиешле еллар эшләгән өчен, калганнары – инвалидлык буенча. Пенсия яшенә җиткән төп хәрби халык массасы (2638 кеше) – Казанда, калганнары Яр Чаллыда, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә яши.
Сорауларга җавап биреп, Марсель Имамов “хәрби пенсионер” пенсиясенең страховка өлеше күләменә хәрби пенсия исәпләмәсендә хисапка алынмаган хезмәт стажы, гражданлык вазыйфаларындагы хезмәт хакы һәм страховка түләве кушылачагын хәбәр итте. Пенсиянең страховка өлеше күләме, һәрбер страховкаланган кешенеке кебек үк, 2002 елның 1 нче гыйнварына кадәр булган эш вакытындагы стажга һәм хезмәт хакына, ә аннары шәхси счетта исәпкә алынган страховка взнослары суммасына бәйле.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз