2020 елга Татарстан Республикасы торакны 1 кеше башына 1 кв. метр исәбеннән файдалануга тапшыруга ирешәчәк

2013 елның 30 июне, якшәмбе

2020 елга Татарстан Республикасы торакны 1 кеше башына 1 кв. метр исәбеннән файдалануга тапшыруга ирешәчәк, торакны файдалануга тапшыру планы - 3 млн. 957 мең кв. метр. Республика алдына мондый бурычны федераль үзәк куя.

Бүген республика киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Гадәттәгечә чара видеоконференцэлемтә режимында барлык республика муниципаль берәмлекләре белән узды, киңәшмә on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында www.prav.tatarstan.ru).

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2016 елда Татарстанда 3 млн. кв. метр торак төзергә кирәк (елына 1 кешегә 0,785 кв. м), 2017 елда – 3 млн. 330 мең кв. метр (елына 1 кешегә 0,871).

План буенча 2013 елда торакны файдалануга тапшыруга килгәндә исә, 29 июньгә республикада 1 млн. 157,5 мең кв. м. торак тапшырылган (еллык заданиенең 48,3%ы), бу үткән ел белән чагыштырганда 105,6%.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, Апас, Лаеш, Питрәч һәм Тукай муниципаль районнары 2013 ел планын үтәделәр инде.

Беренче яртыеллык планы буенча 25 муниципаль берәмлек планны 50%тан артыгракка үтәгән, шул исәптән 7 муниципаль берәмлек еллык планны 80%тан артыграк итеп үтәгән (Әгерҗе, Аксубай, Югары Ослан, Кама Тамагы, Минзәлә, Нурлат, Сарман районнары).

Ирек Фәйзуллин шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат җиткерде. Соңгы ике атна эчендә республикада 4 мең 205 кв. м. мәйданлы 5 торак йорт файдалануга тапшырылды, шуннан 31 ветеран фатир алачак. Республикада 427 ветеран өчен 102 йорт төзелде. 46 объект төзелеп бетеп килә; уртача әзерлек дәрәҗәсендә 35 объект; 21 объектның эше күп әле.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин киңәшмә барышында 2013 елга авыл клубларын төзү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Быел 46 авыл клубы төзелде.

Моннан тыш, Илдар Сибгатуллин хәбәр иткәнчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функциональ үзәкләрне урнаштыру эше алып барыла. Быел барысы 27 КФҮ булдырылган, капиталь ремонтка 21 муниципаль районда һәм ике шәһәр округында 27 объектка финанс бүлеп бирелгән. Җиде объектта эш оештырылган, 15 объектта әзерлек эшләре алып барыла.

Ел азагына кадәр республикада шулай ук участок полицейскийлары эше өчен 21 объект булдырылачак.

Социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгат Абдуллин мәгълүмат бирде.

Төгәлрәк мәгълүмат белән матбугат релизында таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International