«Казан-Арена» футбол стадионын тиешле санитар-экологик халәткә китерер өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан волонтерлар ярдәме кирәк булачак. Тр Хөкүмәт Йортындагы республика киңәшмәсендә бүген бу хакта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров белдерде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президленты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Киңәшмә гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук киңәшмә on-line режимда интернет челтәре аша трансляцияләнде (ТР Хөкүмәтенең рәсми порталиндагы сылтамада www.prav.tatarstan.ru).
Артем Сидоров 4 июльдән 5 июльгә хәтле «Казан-Арена» стадионында 2013 елгы Казандагы Универсиаданы ачу тантанасының генераль репетициясе узачак дип хәбәр итте. Генераль репетициядән соң стадионны тәртипкә китерер өчен һәм кунакларны каршы алыр өчен безгә ярдәм кирәк булачак, дип әйтте ул, без 23 муниципаль район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек, 1300 волонтер килүен көтәбез.
Артем Сидоров шулай ук стадион һәм трибуналарны тәртипкә китерер өчен волонтерларны кирәкле инвентарь белән тәэмин итүне сорады. 5июль көнне иртәнге 7дә стадионның Көньяк КУП аша волонтерларны кертәчәкләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтенесен бу мәсьәләгә игътибар белән карауларын сорады. Ул Казандагы Бөтендөнья җәйге Универсиадасының ачылу тантанасы Уеннарда катнашучылар һәм кунаклар күрәчәк беренче чара икәнен искә төшерде.
Казандагы җәйге Универсиадага киләчәк мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның күчеп йөрүләре мәсьәләсен хәл итү һәм аларны Универсиада авылында урнаштыру турында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр итте.
Ул, аерым алганда, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны йөртәчәк транспорт турында һәм яшәү бүлмәләрен тиешле халәткә китерү турында сөйләде.