Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасында торак фондының ягып җылыту сезонына хәзерлеге 80 процент тәшкил итә
2008 елның 5 сентябре, җомга
Татарстан Республикасы торак фонды яңа 2008/2009 елның ягып җылыту сезонына 80 % ка әзер. Бу турыда бүген ягып җылыту сезонына хәзерлек һәм күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Әлеге чара республиканың барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов алып барды.
“Ягып җылыту чорына әзерлек барышында “Татэнерго” ААҖ предприятиеләре тарафыннан 36 км җылыту челтәре, 12 казан агрегаты, 1 мең 347 км электр челтәре, 542 берәмлек электр җиһазлары ремонтланды һәм реконструкцияләнде”, - диде Марат Хөснуллин.
Аның сүзләренә караганда, республикада 29,3 км җылыту челтәре, 45 км су белән тәэмин итү һәм 6,3 км су тарату челтәре, 115 казан агрегаты, 1 мең 240 берәмлек өстәмә җиһаз ремонтланган һәм реконструкцияләнгән.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы техник документларны рәсмиләштерү эшенең бик әкрен баруын билгеләп үтте: пар казаннары бинасы булган 731 оешманың 16 сы гына хәзерлек паспортлары алган.
Торак фондының хәзерлеге республика буенча уртача 80,4 % тәшкил итсә дә, кайбер районнар ягып җылыту сезонына әлегә торакның (күп фатирлы йортлар) яртысыннан азрагын гына әзерләп җиткергән.
Торак йортларның җылылык белән тәэмин ителүен үзәкләштерелгән ягып җылытудан хосусыйга (2 контурлы казаннар урнаштыру) күчерүгә килгәндә, план буенча 2008 елда 440 торак йортта 5364 казан урнаштыру күздә тотыла. Бүгенгә 3340 казан монтажланган (ягъни планның 62,3 % ы үтәлгән), 834 казан (15,5 %) файдалануга тапшырылган.
“2 контурлы казаннарны монтажлау буенча барлык эшләрне ягып җылыту сезоны башланганчы төгәлләргә кирәк, - диде Марат Хөснетдинов. – Ни кызганыч, түбәндәге фактлар да саклануын билгеләп узарга кирәк: 2 контурлы казаннарны урнаштыру торак пунктларны җылылык белән тәэмин итүнең гамәлдәге схемалары белән һәрвакыт туры килеп бетми, ә бу гамәлдә булган пар казаннары биналары тарафыннан җылылык энергиясе чыгаруның үзкыйммәте артуга һәм, шуңа бәйле рәвештә, тариф үсүгә китерә”.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы муниципаль берәмлек җитәкчеләренә 2 контурлы казаннар урнаштыру программасын формалаштырганда, территорияләрнең җылылык белән тәэмин ителешен үстерүнең перспектив схемаларын исәпкә алып, максатчанлыктан чыгып эш итәргә кушты.
Ягып җылыту сезонына хәзерлек турында генераль директор урынбасары – “Татэнерго” ААҖ нең техник директоры Илгизәр Гайфуллин хәбәр итте.
Кулланылган энергия өчен түләүгә килгәндә, республикадагы кайбер муниципаль районнарның “Татэнерго” ААҖ нә бурычлары бар. Болар: Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Яр Чаллы районнары – 86 млн. сум чамасы.
Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең дә энергетикларга 172 млн. сум бурычы бар, шул исәптән Казан буенча – 100 млн. сум.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз