Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Борис Павлов “Россия мегапроектлары” Якутия икътисади форумында катнашты
2008 елның 9 сентябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Россия мегапроектлары” Якутия икътисади форумында катнашты. Ул 2008 елның 6–7 нче сентябрендә Якутск шәһәрендә (Саха республикасы) үтте. “Мегапроектлар һәм кече һәм урта бизнес өчен яңа мөмкинлекләр” конференциясендәге Форум кысаларында Борис Павлов Татарстан Республикасының инновацион һәм инвестицион потенциалын, шул исәптән Татарстан Республикасының нефть химиясе һәм нефть чыгару өлкәсенең кластерлы үсешен, шулай ук “Татарстан Республикасында наноиндустрия үсеше” комплекслы проектын, “Татарстан Республикасы мисалында аз урманлы төбәкләрнең түбән товарлыклы агач материалының комплекслы кулланылышы” инвестицион проектын тәкъдир итте. “Россия мегапроектлары” Якутия икътисади форумы Россия Федерациясе төбәк үсеше министрлыгы ярдәме белән Саха Республикасы (Якутия) хөкүмәте тарафыннан оештырылды. Форумда Россия Федерациясе төбәк үсеше министры Д.Козак, Якутия Республикасы президенты В.Штыров, Саха Республикасы икътисади үсеш министры А.Стручков, Д.Б.Аратский, Россия Федерациясе төбәк үсеше министры урынбасары, “Газ сәнәгате” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары А.Ананенков, “Көнчыгыш энергетика системалары Россия оешмалар ассоциациясе” ААҖ генераль директоры И.Благодырь, “Көньяк Якутия үсеше корпорациясе” ААҖ генераль директоры М.Брук, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары, статс-сәркатип С.Наумов, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары В.Синюгин, “Россия технологияләре” Дәүләт комитеты җитәкчесе С.Чемезов һәм башкалар катнашты. Форумда дәүләт хакимияте һәм эшмәкәрлек структурасының барлыгы 426 вәкиле, үзәк һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларыннан 118 журналист катнашты. Якутия икътисади форумының төп темасы - Россия мегапроектлары. Аларның бәясе 1 миллиард доллардан да артып китә. Хәзерге вакытта илдә 110 чимал, индустриаль һәм инфраструктур инвестицион проектлар исәпләнә, аларның суммар бәясе - 500 миллиард доллар. Аның яртысы илнең Азия өлешендә гамәлгә ашырылачак. Форум беренче тапкыр гына үткәрелгәнлектән, аның максаты – Россия һәм чит ил инвесторларына Россия төбәкләрендәге эре инвестицион проектлар турында актуаль мәгълүматлар җиткерү. Аңа нигез салу идеясе 2002 елдан алып 2006 елга кадәр ел саен Якутскида үткәрелгән халыкара конференцияләр барышында туды. Аларның төп темалары булып, гаять зур һәм уникаль табигый байлыклары булган территорияләрнең индустриаль һәм инфраструктур үсешен үзләштерү проблемалары торды. Форум мегапроектларны гамәлгә ашыру куркынычлыгына анализ ясауга, Россиядә хосусый һәм дәүләт инвесторлары өчен яңа мөмкинлекләрне ачыклауга багышланган. Форум барлык инвестицион проектта катнашучыларның нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен урын булдырачак. Чараның төп нәтиҗәсе булып, Россия Федерациясе территориясендә комплекслы инвестицион проектларны гамәлгә ашыруның тулы кыйммәтле инструментарийларын эшләү буенча тәкъдимнәр торырга тиеш. Форум кысаларында Борис Павлов Россия Федерациясе төбәк үсеше министры Дмитрий Козак җитәкчелегендәге “Дәүләт сәясәте һәм эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру кораллары” пленар утырышы эшендә катнашты. Дмитрий Козак түбәндәгеләрне билгеләп үтте: “Россия Хөкүмәте 2008 ел ахырына кадәр социаль-икътисади проектларны финанслауга төбәк администрацияләреннән алынган гаризаларга булган таләпләрне шактый катгый куячак. Хәзерге вакытта проект-смета документларын эшкәртүгә хокукый норма таләпләренең һәм аны бәяләү методикасының булмавы көн үзәгендәге проблема булып тора”. Аның сүзләренә караганда, Икътисади үсеш министрлыгында, төбәк үсеше проектларын финанслау өчен, Федерация субъектларыннан килгән 23 гариза ята инде. Шуның белән бергә инвестицион фондтагы җитешмәүчәнлек 250 мең млрд. сум тәшкил итә. Якутия телевидениесенә биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Саха Республикасы һәм Татарстан арасындагы нефть химиясе, нефть чыгару һәм кайбер башка сәнәгать тармакларында Якутия мегапроектларын гамәлгә ашыру өлкәсендәге хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләде. “Россия мегапроектлары” Якутия икътисади форумын ябу тантанасы Саха академия театрында үтте. Борис Павлов шулай ук хәйрия акциясендә катнашты һәм авыру балага ярдәм итү фондына үз өлешен кертте. Акциядә барлыгы 200 мең сум акча җыелды. Кергән барлык акчалар кулланылуы төгәл билгеле булган максатларга - “Кояшлы шәһәр” реабилитацион комплексын һәм 1 нче номерлы Республика хастаханәсендәге Тәңре Ана-Дәвалаучы Иконасы хөрмәтенә чиркәү хастаханәсе төзелешен тәмамлау һәм җиһазландыруга җибәреләчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз