Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумының Россия һәм БДБ юнәлеше буенча җитәкчесе Анастасия Аубакирова белән очрашты

2013 елның 8 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия һәм БДБ буенча Бөтендөнья икътисадый форумы җитәкчесе Анастасия Аубакирова белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, республика ягыннан анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.

Анастасия Аубакирова Рөстәм Миңнехановка Бөтендөнья икътисадый форумына нигез салучы һәм президенты Клаус Швабның сәламләү сүзләрен, шулай ук Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы кебек масштаблы чараны уздыруда уңышлар теләвен тапшырды.

Аннары Анастасия Аубакирова кыскача гына Россиянең Бөтендөнья икътисадый форумы (ВЭФ) белән киләчәк хезмәттәшлеге турындагы сценарийны сөйләп чыкты. Ул хәбәр иткәнчә, быел ВЭФ Россия регионнары белән хезмәттәшлекне тирәнәйтүне, федерация субъектлары икътисадын, бигрәк тә “Алдынгы регионнар мисалларында милли икътисадый модель төзү” темасын тирәнрәк өйрәнүне күз алдында тота.

Анастасия Аубакирова сүзләренчә, экспертлар эше оештырылачак, алар регионнарны аерым юнәлешләр буенча, шулай ук бу практикаларның регионнарның икътисадый үсешенә ничек йогынты ясауларын өйрәнәчәкләр. Аерым алганда, инвесторлар өчен бизнес алып бару шартлары, инвесторлар белән аралашу практикасы һәм башкалар бәяләнәчәк. Без кайбер регионнарның уңышка ирешү тарихына игътибар итәргә телибез, диде Анастасия Аубакирова. Төп идея шунда ки, икътисадлар үсеше чит илләрдә генә түгел, илнең үз эчендә дә булырга мөмкин.

Регионнар практикаларын өйрәнүнең беренче йомгаклары буенча октябрьдә Мәскәүдә уздырылачак ВЭФ чарасында фикер алышулар уздырылачак. Төгәл хисап Давоста Бөтендөнья икътисадый форумы кысаларында тәкъдим ителгән иде.

Анастасия Аубакирова шулай ук хәбәр иткәнчә, ВЭФ экспертлары Ульяновск өлкәсен, Ростов өлкәсен, Татарстан Республикасын һәм башкаларны өйрәнәчәкләр.

Бүген Казанда булу кысаларында Бөтендөнья икътисадый форумы вәкилләре Татарстан Республикасының кайбер министрлыкларында очрашулар уздырачаклар, югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк эшчәнлеге белән танышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International