Татарстан Республикасында 2024 елның 11 маена файдалануга торак тапшыру планы 60%ка үтәлгән, 1 млн 888 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль берәмлекләр белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров Җиңү көнендә Казанның Арча зиратында җирләнгән совет сугышчыларын искә алдылар.