ТР финанс министры Радик Гайзатуллин 2023 елга берләштерелгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре фаразын тәкъдим итте

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 2023 елга берләштерелгән  бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме 342,5 млрд. сум булыр дип фаразлана, 2024 елга – 366,3 млрд. сум, 2025 елга – 390,9 млрд. сум.

Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында әнә шундый мәгълүмат китерде.

Төп тема-2023-2025 елларга Татарстанның социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп параметрлары турында, 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын фаразлау турында һәм 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы ММИ Территориаль фонды бюджеты проекты турында.

Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Утырышта видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Радик Гайзатуллин 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты фаразы турында хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, 2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына бюджет 8 ай эчендә бюджет үтәлеше, ел йомгаклары, законнар үзгәреше турындагы мәгълүматлар нигезендә эшләнгән.

Бюджетның керем өлешен формалаштыру Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «нигези» варианты һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән 2023-2025 елларга Татарстан Республикасын Социаль-икътисадый үсетерүнең төп күрсәткечләре нигезендә гамәлгә ашырылды.

Татарстан Республикасы Президенты куйган республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү бурычын үтәү өчен керемнәр буенча бюджет проектында гамәлдәге салым ташламалары һәм планлаштырылган чорга озайту исәпкә алынды.

2023 елда керемгә салым 103,1 млрд. сум тәшкил итәчәк.

2023 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән  бюджетына физик затлар кеременә салым 116,8 млрд. сум булыр дип фаразлана.

Татарстан Республикасының берләштерелгән  бюджетына акцизлар керү фаразы 37,9 млрд. сум тәшкил итәчәк.

2023 елда оешмалар милкенә салым 31,2 млрд. сум булыр дип фаразлана.

Җир салымы 8,3 млрд. сум булыр дип көтелә.

2023 елда транспорт салымы 6,6 млрд. сум күләмендә бәяләнә.

Җыелма керемгә салымнар буенча 23,5 млрд. сум күләмендә керем фаразлана.

Муниципаль берәмлекләр бюджетларына тулысынча күчерелә торган физик затлар милкенә салым 2023 елда 2,6 млрд. сум күләмендә бәяләнә.

Берләштерелгән  бюджетның салым булмаган керемнәре 11,2 млрд. сум булыр дип фаразлана.

Бүген тәкъдим ителгән бюджет проектында федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар исәпкә алынмады. Әлеге сумма Россия Федерациясе субъектлары буенча федераль бюджет турында закон проектында дотацияләр, субвенцияләр, субсидияләр һәм башка бюджетара трансфертлар турында тиешле бүлүдән соң билгеләнәчәк.

Шулай итеп, 2023 елга берләштерелгән  бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме 342,5 млрд. сум булыр дип фаразлана, 2024 елга – 366,3 млрд. сум, 2025 елга – 390,9 млрд. сум.

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Дәүләт Советына Юлламасында куелган перспектив бурычларны гамәлгә ашыруны, республика һәм җирле хакимият органнарының чыгым вәкаләтләрен финанслауны тәэмин итә.

Бюджетның чыгым өлеше бюджет классификациясе нигезендә «Гомумдәүләт мәсьәләләре» бүлегеннән башлана. 2023 елга бүлек буенча чыгымнарның гомуми күләме 30,9 млрд. сум булыр дип фаразлана.

«Милли иминлек һәм хокук саклау эшчәнлеге» бүлеге – берләштерелгән  бюджет чыгымнары 2,1 млрд. сум белән.

«Милли икътисад» бүлегенә 87,5 млрд. сум юнәлдерергә тәкъдим ителә.

«Торак-коммуналь хуҗалык» бүлегендә чыгымнар 11,1 млрд. сум булыр дип фаразлана.

«Әйләнә-тирә мохитне саклау» бүлегендә 577 млн. сумлык чыгымнар карала.

Социаль-мәдәни өлкәдә чыгымнар күләме буенча иң мөһиме – «Мәгариф» тармагы. 2023 елда чыгымнар күләме 113,1 млрд. сумга җитәчәк.

Мәдәният һәм кинематографиягә 2023 елга 13,7 млрд. сум планлаштырылган.

Мәҗбүри медицина иминияте акчаларын исәпкә алып, сәламәтлек саклауга һәм үстерүгә тотылган чыгымнарның гомуми күләме 88,0 млрд.сум тәшкил итәчәк.

«Социаль сәясәт» бүлеге чыгымнарының гомуми суммасы 55,6 млрд. сум булыр дип фаразлана.

«Физик культура һәм спорт» бүлеге буенча чыгымнар 7,8 млрд. сум тәшкил итә.

«Массакүләм мәгълүмат чаралары» бүлеге буенча 2023 елга чыгымнар республика бюджеты буенча 1,7 млрд. сум күләмендә фаразлана.

«Дәүләт һәм муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү» бүлеге – берләштерелгән  бюджетта моның өчен 854 млн. сум акча тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International