Алексей Песошин «Татспиртпром» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татспиртпром» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры, «Татспиртпром» АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин үткәрде.

Утырышта «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Руслан Мәкъсүдов, генераль директорның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Андрей Феоктистов, генераль директорның коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары Юрий Карякин, генераль директорның операцион эшчәнлек буенча урынбасары Никита Мингалиев һәм башкалар катнашты.

2022 елның 6 аенда алкогольле продукцияне сату күләме 4 млн. 769 мең декалитр тәшкил иткән, шул исәптән «Татспиртпром» АҖ җитештергән ликер-аракы әйберләре – 4 млн.697 мең дал. 2021 елга карата алкогольле продукцияне сату күләме 26% яки 984 мең дал күләмендә арткан, шул исәптән «Татспиртпром» АҖ продукциясе – 986 мең дал күләмендә.

6 ай нәтиҗәләре буенча 2022 елда «Татспиртпром» АҖ Россия Федерациясендә «Аракы» категориясендә зурлыгы буенча өченче бренд хуҗасы булып кала. «Татспиртпром» АҖнең аракы базарындагы өлеше 2021 елның гыйнвар-июнь айларында 10,2%тан 11,1%ка кадәр арткан, ә июнь аенда компания аракы сатуның айлык күләме буенча Россиядә беренче урынга чыккан (бер ай кысаларында «Татспиртпром» АҖ өлеше 13,0%ка җиткән).

2022 елның беренче яртыеллыгында «Татспиртпром» АҖ базарга 2 яңа категорияле эчемлек чыгарган – «ROYAL RAVEN джин һәм «Мастер Погреба» коньяк эчемлеген. Бу категорияләрне сайлау очраклы түгел, алар соңгы 2 елда югары үсеш темпларын күрсәткән.

2022 елда сыра сату күләме 6 млн. 120 мең дал тәшкил иткән. Иң популяр брендлар: «Ак Кремль», «Хмельные раки», «Жигулевское». Импортны алыштыру тенденциясен «Schlosskeller» сәүдә маркасы астындагы продуктлар базарда популяр булган ике традицион тәмдә хупланган: лагер һәм бодайлы.

6 айда компания 4 млн. 782 мең декалитр алкоголь продукциясе җитештергән, шуларның 4 млн.187 мең декалитры – аракы. Заводның «Ак Кремль» сырасы 5 млн. 926 мең декалитр күләмендә җитештерелгән.

2022 елның 6 ае йомгаклары буенча «Татспиртпром» АҖ продукциясен, эшләрне, ӨБС һәм акцизсыз хезмәт күрсәтүләрдән керем 7 млрд.164 млн. сум тәшкил иткән, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26%ка артык. Сатуның рентабельлеге 23,6% тәшкил итә,2021 ел дәрәҗәсенә карата 1,6%ка үсеш.

Компаниянең чиста кереме 2021 елның 6 аенда 49%ка арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International