Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 19 нчы төзәтү колониясенең җитештерү секторы белән танышты

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия ҖҮФХнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Казан ИК-19да эш сәфәрендә булды. Аны төбәкнең пенитенциар ведомствосы начальнигы Эдуард Хиялиев озата йөрде.

Алексей Песошин төзәтү учреждениесен, шул исәптән сәнәгать объектларын карап чыкты, анда колониянең җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге һәм чыгарыла торган продукция белән танышты.

Учреждениенең сәнәгать зонасында Алексей Песошин раттаннан мебель җитештерү участогын, тегү участогын, ЛДСПдан корпус җиһазлары җитештерү цехын карады. Агымдагы елда бу участокта мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә 6,8 млн. сумлык продукция җитештерелгән һәм китерелгән, 2022 елның 4 кварталына өстәмә килешүләр төзелә.

Шулай ук Алексей Песошин ИК-19да җитештерелә торган продукциянең күргәзмә экспозициясе белән танышты.

Аннары эшлекле очрашу кысаларында дәүләт һәм муниципаль заказлар белән тәэмин итү, эшкуарларны эш урыннары булдыруга җәлеп итү, республиканың җитештерү оешмалары белән хезмәттәшлек, шул исәптән предприятиеләр мөлкәте базасында төзәтү үзәкләре булдыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International