Бөтендөнья икътисади форумы Президенты Клаус Швабка Ленин исемендәге КДУ ның мактаулы докторы исеме бирделәр

2008 елның 13 сентябре, шимбә
Бүген Бөтендөнья икътисади форумына (БИФ) нигез салучы һәм аның Президенты Клаус Швабка Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының мактаулы докторы исеме бирелде. Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты киңәйтелгән гыйльми советының бертавыштан кабул ителгән карары шундый булды. Бу турыда әлеге югары уку йорты ректоры Мәгъзүм Сәлахов хәбәр итте.
Шваб әфәндегә диплом һәм шуның белән бергә батырлык билгесе Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының төп бинасындагы актлар залында тантаналы шартларда тапшырылды. Тапшыру тантанасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та канашты.
Шуны да искәртик: Бөтендөнья икътисади форумына (БИФ) нигез салучы һәм аның Президенты Клаус Шваб ике көнлек визит белән Татарстанның башкаласына килде. Кичә ул Татарстан Республикасы эшлекле даирәләре белән очрашуда катнашты. Бүген аңа Ленин исемендәге КДУ ның мактаулы докторы исеме тапшырылганнан соң, ул әлеге югары уку йорты студентларына “Киләчәк чакыруы: дөнья җәмәгатьчелегенең җаваплылыгы” дигән темага лекция укыды.
Клаус Шваб студентларга “якларның кызыксынучанлык концепциясе” турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бу аның эшчәнлегенең төп нигезен тәшкил итә һәм эшмәкәрлек, сәясәт һәм иҗтимагый оешмаларның тырышлыгын берләштерергә ярдәм итә. Ул шулай ук Бөтендөнья икътисади форумы (БИФ) – халыкара хезмәттәшлек үсешенә юнәлдерелгән хөкүмәтнеке булмаган халыкара оешма - төзү турында да сөйләде.
“Бөтендөнья икътисади форумы фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнми, - дип ачыклык кертте Шваб әфәнде, - ләкин без хәзерге замандагы дөньякүләм хәвеф-хәтәрләрне тикшерү белән шөгыльләнәбез”. Аның сүзләренә караганда, хәзерге чорның дөньяви хәвеф-хәтәрләрен бернинди дәүләт тә берүзе генә җиңеп чыга алмый. Бу, иң беренче чиратта, тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итү һәм табигый ресурсларны (һава ресурслары, биосфера, эчә торган су һ.б.) саклап калу дигән сүз. Икенчедән, бу - дөнья күләмендә ярлы кешеләр санын киметүне аңлата. Шваб әфәнде дөньядагы хәерчелек сызыгы чикләрендә яшәүче 1,5 млрд. тан артык кеше һәм тагы көненә 1 долларга гына яшәүче 1 млрд. ка якын кеше турындагы статистикадан алынган мәгълүматларны китерде. “Ярлылык һәм хәерчелек социаль киеренкелекне китереп чыгара, - дип ышанып әйтә Клаус Шваб, - һәм бу хәл белән көрәшергә кирәк”.
Бөтендөнья икътисади форумы Президенты алга таба дәүләтләр бер-берсе белән рухи байлыклар алмашып яшәргә, мәдәни аерымлыкларны татуландырырга тиеш дип саный. “Дөньяда халыклар төрлелегенә карата хөрмәт тәрбияләнергә тиеш”, - дип белдерде ул.
Моннан тыш, доктор Шваб фикеренчә, идарәчелек институтының нәтиҗәлелеге мәсьәләсе дә игътибарга лаек.
“Дөньякүләм хәвеф-хәтәрләрне киметү өчен, безгә чикләрне түгел, зур бәйләнешләр санын арттырырга кирәк, - диде Клаус Шваб. – Бу бәйләнешләр тормышның барлык өлкәләрендә дә милләтчелекне һәм проблемага берьяклы гына якын килүне туктатачак”.
Атом-төш коралының таралуы, җинаятьчелек, террорчылык, җир асты суларын пычрату – мондый куркыныч янаулар белән без бергәләп көрәшергә тиешбез. Әлеге проблемалар турында берләшмәләрнең барлык яклары - эшмәкәрләр, сәясәтчеләр, гражданлык оешмалары белән дә фикер алышу өчен, мәйданчык булдырырга кирәклегенә һәм Давоста (Швейцария) үткәрелә торган Бөтендөнья икътисади форумының нәкъ менә шундый мәйданчыкка әверелүенә ышана Шваб әфәнде.
Клаус Шваб Ленин исемендәге КДУ студентларының Бөтендөнья икътисади форумын төзү тарихы, дөнья берләшмәләре өчен стабильлек тәэмин итә алырлык эшмәкәрлекнең социаль проблемаларга юнәлеш бирү мөмкинлекләре, шулай ук якындагы елларда Россиядә икътисади өлкәдә көтелергә мөмкин булган перспективалар турындагы сорауларга җавап бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International