Алексей Песошин: Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин "Юл хәрәкәте иминлеге: үлем-китем ноль дәрәңщсендә булуга нәтиҗәле адымнар" темасына түгәрәк өстәл утырышында хәбәр итте.

Чара "Юл 2022" X халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында уза.

"Республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә шундый әһәмиятле чара уздыру –  безнең өчен зур дәрәҗә. Бу – Татарстанның фикер алышу һәм көнүзәк мәсьәләләр буенча өстәмә чаралар эшләү өчен конструктив мәйданчык буларак танылуына тагын бер дәлил. Көчле икътисад күп кенә проблемаларны хәл итү өчен база булырга мөмкин һәм булырга тиеш", – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Югары технологияле һәм фән сыйдырышлы тармаклар булу, безнең өчен инновацион һәм инвестицион активлык үсеше максатчан түгел, иң мөһиме –гражданнарыбызның тормыш сыйфаты, шул исәптән халыкның иминлеге дәрәҗәсендә дә, тормыш дәрәҗәсе үсешендә чагылыш таба, дип билгеләп үтте Алексей Песошин.

Аның сүзләренчә, төп бурычларның берсе – юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булучылар санын киметү буенча барлык кирәкле идарә карарларын кабул итү. А. Песошин мондый мәгълүматлар китерде: соңгы чаралар нәтиҗәсендә 5 ел эчендә юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны, 2017 ел белән чагыштырганда, чиреккә (-26,5%) кимегән. Бүген каралган мәсьәлә бик актуаль булып кала.

"Ышанам ки, бүгенге чаралар барышында эшләнгән гамәлләр юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булучылар санын киметүгә ярдәм итәчәк, ә кабул ителгән карарларның барысы да республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә тулысынча гамәлгә ашырыла", - диде Алексей Песошин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International