Мидхәт Шаһиәхмәтов өлешчә мобилизацияләүгә бәйле рәвештә бизнеска ярдәм итүнең федераль һәм республика чараларын атады

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында өлешчә мобилизация шартларында Россия икътисады тотрыклылыгын тәэмин итү өчен бизнеска икътисадый ярдәм чараларына багышланган брифинг узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов мобилизацияләнгән эшкуарлар өчен федераль һәм республика чараларын аңлатты.

Федераль ярдәм чаралары арасында министр түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

- шәхси эшкуарларны да кертеп, мобилизацияләнгән гражданнар өчен кредит каникуллары бирү;

- бер генә башкарма идарә органы булган җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять булган мобилизацияләнгән субъектларга кредит каникуллары бирү;

- эшкуармобилизацияләнгән очракта, штраф санкцияләрен кулланмыйча, дәүләт контрактларының мөһим шартларын үзгәртү/юкка чыгару һәм аны гаднлмез тәэмин итүчеләр реестрына кертмәү (РНП);

- эшкуарлык эшчәнлеген алга таба алып баруга бәйле оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен 5 эш көне дәвамында вакыт бирү;

- эшчәнлекнең кайбер төрләренә лицензияләре булган компанияләр, аларның белгечләре өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылганнар, кирәкле хезмәткәрләр штатын тәэмин итеп, минималь хезмәткәрләр саны белән эшне дәвам итә алу;

- салымнар түләү, декларацияләр бирү һәм башка хисаплылык срогын күчерү, шулай ук мобилизацияләнгән эшкуарларга карата салым тикшерүләрен туктату;

- өлешчә мобилизацияләү кысаларында эшкуарларга дәүләт мөлкәтен арендалаган өчен түләүләрне кичектереп торуны карау;

- грант алучылар өчен проектларны тормышка ашыру сроклары озайтылуһәм штраф санкцияләре төшереп калдыру, микрозаемнар алучылар өчен - заемчыны мобилизацияләү вакытына микрозаемнар буенча йөкләмәләрне үтәүне туктату.

Министр шулай ук республика дәрәҗәсендә кабул ителгән ярдәм чаралары турында сөйләде:

- шәхси эшкуар һәм үзмәшгуль гражданнар өчен бурычларны түләүне туктатып микрозаем килешүе озайту;

- мобилизацияләнгән эшкуарлар өчен алынган акчаларны максатчан файдалану турында хисапны үз вакытында тапшырмаган өчен (пенялар, кредит шартнамәләре, заем, микрозаем шартнамәләре буенча штрафлар исәпләүне) штрафларны исәпләүне туктатып тору;

-Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлегенә булган кредитларны реструктуризацияләү, еллык 0,5% күләмендә, 3 елга кадәр комиссия бүләкләрен түләүне кичектереп тору.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты әзерләнгән, ул өлешчә мобилизацияләү кысаларында хезмәткә чакырылган эшкуарларга республика мөлкәтен арендалау өчен түләүләрне кичектерүне күздә тота.

"Хәзерге вәзгыять килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү һәм өлешчә мобилизация шартларында ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү өчен барлык дәрәҗәләрдә хакимият органнарының җайга салынган һәм координацияләнгән эшен таләп итә", - дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International