Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Сочи-2008” форумында республиканың инвестицион проектлары потенциаль партнерларда кызыксыну уятачак”
2008 елның 16 сентябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россиянең басма массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына Сочида узачак VII халыкара инвестицион форумда (2008 елның 18-21 нче сентябре) Татарстан Республикасы тәкъдим итәчәк проектлар турында сөйләп бирде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы шулай ук Татарстанның эре сәнәгый предприятиеләре өчен стратегик партнерлар эзләү белән бәйле ситуациягә аңлатма биреп китте. Барыннан да элек, бу нефть химиясе өлкәсендәге нефть эзләү, чыгару һәм эшкәртүнең заманча методлары белән бәйле инвестицион проектларга кагыла. Татарстан Республикасы Премьер-министры битумлы нефть запасларын чыгаруга җәлеп итү буенча проектны аерым билгеләп узды.
“Без “Шелл” компаниясе белән табигый битумнар чыгару буенча сөйләшүләр алып барабыз. Проект белән “Шеврон” компаниясе дә кызыксына, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу үз өлкәсендә дөньякүләм лидерлар булган компанияләр, ләкин бүгенге көндә аларның хезмәттәшлек итү шартлары безнең өчен бик үк яраклы түгел. Әлегә без бөтен позицияләр буенча да билгеле бер фикергә килмәдек, сөйләшүләр алып барыла”. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы республика территориясендә табигый битум запасларын чыгаруда Татарстанның потенциаль партнеры була алырлык тагын бер компаниянең дә барлыкка килү мөмкинлеген әйтте. “Без өченче партнерны да таба алабыз, - диде ул. – Нигездә, без бу мәсьәләне үзебез дә чишә алабыз. “Татнефть” компаниясенең, гомумән алганда, инде бүгенге көндә үк технологияләре, битумнар чыгару тәҗрибәсе бар, һәм ул проектны үзе дә тормышка ашыра ала, ләкин бу озаккарак сузылачак”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры фикеренчә, “бизнесның шундый төрләре дә бар: без үзебез, стратегик партнерларны җәлеп итеп тормыйча, яңа технологияләрне сатып алып һәм инвестицияләп, конкуренция тудыра алабыз”.
Шуның белән бергә Рөстәм Миңнеханов “Казаноргсинтез” ААҖ белән “Газ сәнәгате” ААҖ стратегик партнерлыгының предприятиене алга таба үстерү һәм производствоны чимал белән тәэмин итү өчен кирәклеген билгеләп узды.
Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенә дә, производствоны киңәйтү һәм яңа сату базарларына чыгу өчен, стратегик партнер кирәк. Казан компрессор машиналары төзү заводы турында да шуны ук әйтергә мөмкин. “Ләкин бу әлеге предприятиеләр стратегик партнерлыкка теләсә ничек ирешергә тиешләр дигән сүз түгел, - дип ассызыклап әйтте Рөстәм Миңнеханов, - моның өчен билгеле бер уңайлы фактор һәм икеяклы кызыксынуның булуы кирәк.
“Татнефть” ААҖ нең эшчәнлегенә бәя биреп, Татарстан Республикасы Премьер-министры әлеге нефть чыгару компаниясенең үз-үзен тәэмин итә алуын, аның җитди ресурс һәм технология базасына ия булуын әйтеп узды. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, “хәзер “Татнефть” компаниясе республикадан читкә чыгарга, бизнесын диверсификацияләргә, Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илдә үзе катнашындагы эшне киң җәелдерергә тиеш”.
“Бүгенге көндә “Татнефть” ААҖ башка компанияләр өчен стратегик партнер була ала”, - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы – “Татнефть” ААҖ нең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы делегациясенең “Сочи-2008” инвестицион форумында катнашуы темасына әйләнеп кайтып, Татарстан Республикасы Премьер-министры форумда катнашуның максаты, һичшиксез, инвестицион һәм инновацион проектлар һәм коммерцияле тәкъдимнәрне тәкъдир итү, шулай ук бизнес-ширкәт вәкилләре арасындагы эшлекле бәйләнешләрне җайга салу булуын әйтеп узды. “Форум – ул, барыннан да элек, кешеләр белән бәйләнешкә керү, файдалы мәгълүмат, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Анда конкурент компанияләрнең, тулаем төбәкләрнең ничек үсүен белергә мөмкин”.
Миңнеханов әфәнде сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстан Республикасы белән чит ил инвесторлары да кызыксына башлаган. Монда кайбер инвестицион форумнарда (Петербургтагы халыкара икътисади форум, Сочидагы инвестицион форум һ.б.) катнашуның да роле зур.
“Бүгенге көндә республика, инвестицияләр кертү өчен, Россия төбәкләренең иң уңайлыларыннан берсе булып тора, - дип саный Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. – Республиканың икътисади даирәсенә инвестицияләр керүгә ярдәм итә торган факторлар булып, барыннан да элек, түбәндәгеләр тора: хокук тәэмин итү мәйданының тотрыклылыгы һәм инвестицион проектларны тормышка ашыра торган компанияләр өчен преференцияләрнең күп булуы.
Нефть химиясендәге инвестицион проектлардан тыш, “Сочи-2008” форумында транспорт машиналары төзелеше, төзелеш индустриясе, приборлар төзү, җиһаз һәм материаллар җитештерүгә караган проектлар тәкъдим ителәчәк.
Сочида уза торган VII халыкара инвестицион форумда Татарстан Республикасы экспозициясенең бер өлеше (безнең күргәзмә мәйданы 250 кв. метр чамасы алып торачак) Универсиада-2013 кә багышланачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.