Татарстанда төзелеш линиясе буенча илкүләм проектлар һәм дәүләт программаларының үтәлеше 94% тәшкил итә

2022 елның 3 декабре, шимбә

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстанда республика һәм федераль төзелеш программаларын тормышка ашыру, төзелеш мәйданнарында үткәрелә торган хезмәтне саклау чаралары турында хәбәр итте.

Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, хезмәтне саклау һәм имгәнүләрне профилактикалау буенча контроль-күзәтчелек чаралары тукталыш режимында бара. 2022 елның гыйнварыннан республика ТРО үз көчләре белән 1907 тикшерү үткәрде. Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе шул ук чорда 1446 контроль-күзәтү чарасын башкарган, шуларның нәтиҗәләре буенча 1 млн. 860 мең сумлык 72 карар чыгарылган.

Дәүләт программалары объектларына заказ бирүче - төп инвестицион-төзелеш идарәсе үзенең төзелеш мәйданнарын 546 тапкыр тикшерде. Шул ук вакытта хезмәт саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәмәү буенча 955 очрак теркәлгән. Хокук бозуларны бетерү буенча оператив эш алып барыла. Бүгенге көндә  7 кисәтү карала әле.

Рөстәм Миңнеханов сорауларына җавап биреп, төзелеш министры урынбасары хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнвар-ноябрь айларында төзелеш өлкәсендә 10 бәхетсезлек очрагы булган, аларның 6сы үлемгә китергән, 4се – авыр нәтиҗәгә (2021 елда шул ук чорда 22 бәхетсезлек очрагы, шул исәптән 9ы – үлем белән тәмамланган, 13е авыр нәтиҗәгә китергән).

Республикада торак төзелеше дәвам итә. Ел ахырына планны элегрәк планлаштырылган күрсәткечләргә карата 9,6% ка арттыру күздә тотыла. Алексей Фролов сүзләренә караганда, торак тапшыру 3 млн 20 мең кв. метр тәшкил итәргә мөмкин.

Иң зур күләмнәр гадәттәгечә индивидуаль торак төзелешендә теркәлә - 2 млн 167 мең кв. метр.

Күп фатирлы инвестицион торакка 747 мең кв. метр туры килә.

Социаль ипотекага - 105,8 мең кв. м.

Алексей Фролов ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы турында тулырак мәгълүмат бирде. Әлеге категория өчен 10 муниципаль берәмлектә каралган 600 торак бинаның 561е республика милкенә сатып алынган; 4 фатирга Дәүләт торак фонды хокукы теркәлгән; калган 35 фатир Түбән Кама һәм Тукай районнарында социаль ипотека программасы буенча төзелеп бетеп килә.

Инфраструктура объектларын төзү һәм җәмәгать пространстволарын төзекләндерү буенча республика һәм федераль программаларны тормышка ашыруга килгәндә, вәзгыять түбәндәгечә: 15 республика программасының үтәлеше 97 процент тәшкил итә.

12 программа тәмамланган (аларга 180 объект керә).

Тәмамланмаган 3 программага 6 объект керә. Шуларның икесе - сәламәтлек саклау объекты, алар буенча эшләр күләме 89 һәм 92%ка башкарылган (Апас районындагы патологоанатомия бүлеге һәм Арчадагы гомуми практика табибы офисы).

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасында шулай ук 2 объект тәмамланмаган. Бу атнада Казанда, Ютазы һәм Арча районнарында программа объектлары тапшырылган.

Быелгы лимит кысаларында 6 балаларны савыктыру лагереннан 2 лагерьда төзү эшләрен тәмамларга кирәк - Баулы районында (90%ы үтәлгән) һәм Казанда (99%).

Спорт объектларын төзүнең республика программасы 6 декабрьдә - Буа, Минзәлә һәм Биектауда өч объектны тантаналы ачу белән тәмамлана. Бүгенге көндә барлык 6 ябык футбол манежы да файдалануга тапшырылган.

Бүгенгә төзелеш линиясе буенча илкүләм проектлар һәм дәүләт программаларының үтәлеше 94% тәшкил итә. ТР Төзелеш министрлыгы 8 илкүләм проект һәм 4 дәүләт программасына кураторлык итә, аларга 116 объект керә. Шуларның 102се буенча эшләр тулысынча тәмамланган.

Калган 14 объект 6 федераль программага керә. Шуларның 5се - «Торак» федераль проекты объектлары. Эшләрнең үтәлеше 73% тәшкил итә (федераль проектка барлыгы 16 объект керә).

Агымдагы ел лимитлары буенча илкүләм проектларга һәм дәүләт программаларына кертелгән 5 мәгариф учреждениесенең берсендә - Мамадыш шәһәрендә балалар бакчасында (эшләр башкару - 93%) эшләр дәвам итә.

Мәдәният тармагының 8 объектыннан  икесен тәмамларга калган («Мәдәни мохит» федераль проектына керә). Бу - Буа шәһәрендәге мәдәният йортын реконструкцияләү, анда эшләр 76%ка башкарылган, Түбән Кама яшь тамашачылар театрын реконструкцияләү, анда ТМЭ 95%ка башкарылган.

«Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләре дәвам итә. Башкару 89% тәшкил итә.

Узган 2 атнада җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү кысаларында федераль эшләр тәмамланган. Бу - «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча 28 объект (Чаллыда, Тәтеш, Алабуга һәм Буа районнарында соңгы 4 объект файдалануга тапшырылган). Моннан тыш, «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» федераль проекты тәмамланган - Питрәч районының Көек авылында табиб амбулаториясе тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International