Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 1 млн. 272,7 мең кв. м. торак гамәлгә кертелде, бу еллык заданиенең 53,1%ын тәшкил итә
2013 елның 27 июле, шимбә
2013 елның 26 июленә Татарстан Республикасында 1 млн. 272,7 мең кв. м. торак гамәлгә кертелде, бу еллык заданиенең 53,1%ын тәшкил итә, ягъни үткән елга карата 107,8%.
Бу турыда бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин торак төзелеше мәсьәләләре, шул исәптән социаль ипотека буенча да, республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, чара гадәттәгечә видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары белән уздырылды.
Росстат йомгаклары буенча 2013 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы, 1 млн. 199,8 мең кв. метр торакны гамәлгә кертеп, Россия Федерациясе субъектлары арасында 3 нче урынны алды.
Социаль ипотека программасына килгәндә исә, 26 июльгә карата күосәткечләр буенча 133 йортның 3 мең 608 фатирлы 204,8 мең кв. метр мәйданы белән 63е гамәлгә кертелгән, бу планның 53,4%ын тәшкил итә.
Социаль ипотека программасының 70 объектыннан әзерлек түбәндәгечә: югары әзерлек хәлендә 36 объект; уртача әзерлек хәлендә 34 объект. Программаның 3 объектында эшләр башкару графигы 5%тан артыгракка артка кала.
Бөек Ватан сугышы ветераннары торак шартларын яхшырту программасы буенча соңгы ике атнада республикада гомуми 3322 кв. м булган 4 торак йорт файдалануга тапшырылды, аннан23 ветеран фатир алачак. 384 ветера өчен103 йорт төзелеп килә.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов районнарда спорт мәйданчыкларын кору эшен тизләтергә кушты, ул шулай ук спорт мәйданчыкларына акча бүлеп бирелүен искә төшерде.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук 2011-2014 елларга Хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программа буенча полициянең вәкаләтле участок хезмәткәрләре өчен хезмәт торагы төзелү турында да җиткерделәр. Барлыгы республика буенча 82 мондый торак йорт төзү планлаштырыла. участковых уполномоченных полиции в 39 муниципальных образованиях. ДТФ тарафыннан бирелгән акчалар исәбеннән 21 муниципаль берәмлектә 21 йорт төзеләчәк; республика бюджеты акчалары исәбеннән, – 18 муниципаль берәмлектә 20 йорт; муниципаль берәмлекләрнең үз акчаларыннан – 37 муниципаль берәмлектә 43 йорт.
Татарстан Президенты муниципаль районнарда төзелгән социаль-мәдәни объектларны эксплуатацияләүгә җитдирәк карауны сорады. Ул хәбәр иткәнчә, социаль челтәр аша да, башкача да аңа районнардагы авыл клубларының файдаланылмавы яисә тулысынча файдаланылмавы, түгәрәкләр булмавы хакында хәбәрләр керә икән. Кайбер тикшерүләр күрсәткәнчә, фактлар расланган. Районнар башлыкларына клублар яисә башка социаль объектлар кирәкмәсә, аларны бүтән муниципаль берәмлекләрдә төзергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз