Шамил Гаффаров автомобильләргә газ тутыру компрессор станцияләрен, электр белән кору станцияләрен һәм криоген ягулык салу станцияләрен ачуда катнашты

2022 елның 24 декабре, шимбә

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасында автомобильләргә газ тутыру компрессор станцияләрен, автомобильләрне электр белән кору һәм криоген автозаправка станцияләре өчен электр белән кору станцияләрен ачу тантанасы булды.

Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан «Газпром» компаниясе белән берлектә төбәктә газ заправкалары челтәрен үстерү проектын уңышлы гамәлгә ашыра. Бүген проект үсешенең чираттагы этабы-АГНКСның 7 яңа станциясе һәм 2 криоАЗС сафка баскан (шул исәптән видеоэлемтә режимында). Территориаль яктан алар Чаллы шәһәрендә, Алабуга, Биектау, Зеленодольск, Минзәлә, Питрәч районнарында урнашкан.

Шулай итеп, ягулык салу станцияләре челтәре 44 берәмлеккә кадәр арта. Бу республикада компримацияләнгән газ ягулыгы челтәренең гомуми куәтен 370 млн куб. м га кадәр җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Бу җитди уңыш һәм зур үсеш, - диде Шамил Гаффаров. - Метан- арзан ягулык төре, ул предприятиеләргә һәм товар җитештерүчеләргә җитештерү икътисадын табышлырак итәргә мөмкинлек бирә. Бүген Татарстанда метанга 11 меңнән артык автотехника күчерелгән инде. Ел саен без зәңгәр ягулык салуны 10 млн кубометрга арттырабыз. 10 ел эчендә без зур юл үттек, һәм мин барыннан да элек «Газпром» компаниясенә, Россия Энергетика министрлыгына ярдәмнәре һәм ил буенча зәңгәр ягулыкка күчү программасын дөрес декларацияләүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Һәм бөтен республика буенча АГНКС төзүче инвесторларга рәхмәт».

Шамил Гаффаров ассызыклаганча, республикада ягулыкның башка төрләренә дә күчәләр. «Моннан тыш, без электр ягулыгына күчәбез. Бүген электр белән кору станцияләрен ачачакбыз», - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Россиядә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү стратегиясен актив хуплый. Тулаем алганда, 2013 елдан төбәктә газ-мотор техникасы паркы 14 тапкырга арткан һәм 12 мең берәмлектән артып китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International