Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин министр вазыйфаларын башкаручыны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективына тәкъдим итте

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективына Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручыны тәкъдим итте.

Чара Казанда Бутлеров урамы, 40/11 йортта узды. Тәкъдим итү процедурасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да катнашты.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы итеп Марсель Мансур улы Миңнуллин билгеләнде - Татарстан Республикасы Рәисенең 2023 елның 6 февралендәге Указы нигезендә.

Марсель Миңнуллин элегрәк Республика клиник хастаханәсе (РКХ) баш табибының медицина часте буенча беренче урынбасары булып эшләгән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры  куелган бурычлар кысаларында һәм вакыт чакыруларын исәпкә алып Марсель Миңнуллинның эшен лаеклы дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. Үз чиратында, республика җитәкчелеге барлык башлангычларга һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк, диде Алексей Песошин.

Исегезгә төшерәбез, Садыйков Марат Наил улы вафатына бәйле рәвештә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфасыннан азат ителде (2023 елның 30 гыйнварындагы ПУ-54 номерлы Указ). Марат Садыйков эшләү дәверендә Татарстанның сәламәтлек саклау системасында динамик үсеш булды. Марат Наил улы бар көчен республиканың сәламәтлек саклау өлкәсенә илдә иң яхшыларның берсе булуына юнәлтте. Министр вазыйфасында Марат Наил улы Садыйков колачлы федераль һәм республика программаларын уңышлы тормышка ашырды, уңай нәтиҗәләргә ирешелде. «Гражданнарның сәламәтлеге турында кайгырту һәрвакыт республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булды. Сәламәтлек саклауга кагылышлы карарлар кабул иткәндә без һәрвакыт сәламәтлекне стратегик илкүләм ресурс буларак аңлаудан чыгып эш итәбез», - дип ассызыклады ТР Премьер-министры Алексей Песошин.

Марсель Миңнуллинга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры аңа яңа вазыйфасында уңышлар теләде.

Марсель Миңнуллин сәламәтлек саклау өлкәсендәге барлык башлангычларның дәвам итәчәген әйтте. Ул республиканың сәламәтлек саклау тармагы алга таба да алдынгы булачагына ышаныч белдерде.

Белешмә өчен:

Марсель Мансур улы Миңнуллин 1974 елның 22 июнендә туган.

1997 елда Казан дәүләт медицина институтын, дәвалау факультетын тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлагач, 1 нче номерлы хирургия авырулары кафедрасында клиник ординатурада укулар уза.

Һөнәри эшчәнлеген Казанның 5 нче шәһәр хастаханәсенең эренле авырулар хирургиясе бүлегендә башлый.

2000-2001 елларда РКХнең кабул итү бүлегенең табиб-хирургы булып эшли.

2001 елда КДМУның 1нче хирургия авырулары кафедрасына аспирантурага укырга керә.

2002 елда читтән торып уку формасына күчә, төп эш урыны булып РКХнең абдоминаль хирургия бүлеге тора.

2004 елда «Операциядән соң эчәк тоткарлануы булган авыруларны диагностикалау һәм комплекслы дәвалау» темасына кандидатлык диссертациясен яклый.

2010 елдан - республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина часте буенча беренче урынбасары.

2022 елның 6 февраленнән - Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы.

Татарстан Республикасының Атказанган табибы, хирургия буенча югары квалификацияле категория табибы, медицина фәннәре кандидаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International