Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проекты идеологларының берсе Александр Юртаев вафат булды
2013 елның 6 августы, сишәмбе
Кичә, 2013 елның 5 августында, 62 нче яшендә “Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәте” проекты идеологларының берсе, TatCenter.ru эшлекле порталын булдыручыларның берсе, икътисад фәннәре докторы Александр Николаевич Юртаев вафат булды.
12 елдан артык, 1998-2011елларда, Александр Юртаев ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы булып эшләде, соңыннан – Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында, ул дәүләт идарәсен мәгълүматлаштыруга, шул исәптән, “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проектын гамәлгә кертүдә зур өлеш кертте.
Александр Юртаевның вафат булуы сәбәпле, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе хакимияте вәкилләре, шул исәптән РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, гаиләсеннең һәм туганнарының кайгысын уртаклаша. “Бүген Александр Юртаев вафат булды. Ул минем укытучым иде. Аның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Юртаев зур ихтыяр көченә ия искиткеч кеше иде, ләкин авыру көчлерәк булып чыкты... “,- дип яза Николай Никифоров үзенең Twitter дагы микроблогында.
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Александр Юртаевның гаиләсе һәм туганнарының зур кайгысын уртаклаша.
Белешмә өчен:
Александр Николаевич Юртаев 1951 елның 15 декабрендә Псков өлкәсенең Остров шәһәрендә туа. Казан дәүләт университетын тәмамлый, белгечлеге”тарихчы”. Философия фәннәре кандидаты, икътисад фәннәре докторы. Университетны тәмамлаганнан соң, 1974 елдан “Татнефть” берләшмәсендә эшли.
1998-2011 елларда – ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы.
2011 елның гыйнварыннан – Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы.
2012 елның маеннан – “Сетевая компания” ААҖ нең генераль директоры урынбасары.
2012 елның октябреннән – “Сетеавая компания” ААҖ директорлар советының аудит буенча комитет рәисе.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз