Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Казахстанның чик буе төбәкләре җитәкчеләренең V Форумында чыгыш ясады
2008 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Бүген, 2008 елның 22 сентябрендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Россия һәм Казахстанның чик буе төбәкләре җитәкчеләренең V Форумында катнашты (Актүбә шәһәре, Казахстан). Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының Казахстандагы тулы хокуклы вәкиле Илдус Тархановлар бар иде. Көннең беренче яртысында Форум кунаклары Актүбә өлкәсе “Нур Гасыр” яңа мәчетен ачуда катнаштылар. Ул, Казан шәһәрендәге “Кол-Шәриф” мәчетенә охшатып, шундый проект нигезендә төзелгән.
Форум кысаларында нанотехнология мәсьәләсенә багышланган күргәзмә оештырылды. Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев аны карарга бардылар. Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыкларына Татарстан стендын тәкъдир итте һәм Татарстан Республикасында нанотехнологияләр үсеше турында доклад ясады. Россия һәм Казахстанның чик буе төбәкләре җитәкчеләренең V Форумы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов доклад белән чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында Татарстан һәм Казахстан арасындагы үзара мөнәсәбәтләр үсешенә, аерым алганда машина төзелеше, вертолет төзелеше, нефть химиясе өлкәсенә игътибарны җәлеп итте. Татарстан Премьер-министры Балтика – Кытай халыкара транспорт коридоры төзү проектына аерым игътибар юнәлтте. Р.Н.Миңнеханов әлеге проектка дәүләтара статус бирергә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.