ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: республиканың күп районнарында кыр эшләре башланды

2023 елның 1 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков алдагы чәчү кампаниясенә әзерлек турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Наил Залаков хәбәр иткәнчә, күп кенә районнарда кыр эшләре башланган инде. Уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга 77 мең га мәйданда 38 район кереште. Чүпрәле, Ютазы, Азнакай, Чирмешән, Алексеевск һәм Зәй районнары 1200 га мәйдандагы чәчүлекләрне сайлап тырмалый башлады. Уңыш потенциалын саклап калу өчен тагын 432 мең га (барлыгы 472 мең га) һәм 368 мең га күпьеллык үләннәрне (405 мең га) ашларга кирәк.

Бөртекле һәм кузаклы орлыклар белән тәэмин ителеш җитәрлек. Моннан тыш, кирәкле күләмнәрдән 49% кукуруз, 80% шикәр чөгендере һәм 32% көнбагыш китерелгән. Наил Залаков көнбагыш орлыкларын китерүне тизләтергә чакырды.

Ашламалар буенча бер гектарга 66 кг актив матдә туплана. 2 атна эчендә өстәмә 6 килограмм тәшкил итте. Шул ук вакытта кайбер районнарда тупланма 50 килограммнан түбән.
Бу Зеленодольск, Питрәч, Баулы, Әгерҗе районнары.

Параллель рәвештә хуҗалыкларда техника әзерләү тәмамлана. Республика буенча тракторларның әзерлеге 99% тәшкил итә, тагын 64 тракторны төзекләндерәсе калды. Чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналары, оператив мәгълүматларга караганда, тулы күләмдә ремонтланган. Запас частьләр 4,4 млрд сумга яки кирәкле күләмнәрнең 84% сатып алынган. Киләсе атна дәвамында хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә комплекслы әзерлеген тулысынча кабул итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International