Валерий Фальков һәм Алексей Песошин КНИТУ-КАИ коллективына ректор буларак Тимур Алибаевны тәкъдим иттеләр

2023 елның 7 апреле, җомга

Бүген А.Н Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ коллективына Тимур Алибаевны югары уку йорты ректоры сыйфатында тәкъдим иттеләр. Чарада РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

Искәртик, 2021 елның маеннан Тимур Алибаев ректор вазафасын башкаручы иде. Агымдагы елның гыйнварында КНИТУ-КАИ хезмәткәрләре һәм укучылары хезмәт коллективы конференциясе узды, аның кысаларында Тимур Алибаев университет ректоры итеп сайланды.

"Без сезнең белән Тимур Лазович Алибаевны тәҗрибәле һәм талантлы идарәче буларак беләбез, ул иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә гадәти булмаган креатив алымнар таба ала. Сезнең юнәлеш дөрес. Мин чын күңелдән университет тагын да үсер дип өметләнәм", - диде Валерий Фальков.

Ул билгеләп үткәнчә, илкүләм дәрәҗәдә авиапром өчен кадрлар әзерләү һәм гомумән тармакны үстерү буенча масштаблы бурыч куелган. "Бу КНИТУ-КАИ  югарыга күтәрелү өчен яхшы вакыт", - дип ассызыклады министр.

Шулай ук РФ Фән һәм югары белем министрлыгы башлыгы республика җитәкчелегенә мәгариф һәм фән мәсьәләләренә зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Валерий Фальков һәм Алексей Песошин «Композитлар технологиясе» махсуслаштырылган компетенцияләр үзәгендә булдылар, анда югары уку йортының композит бүлекчәләре эше белән таныштылар һәм студентлар белән аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International