Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов республикада социаль-мәдәни объектларга, гидротехник корылмаларга һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонтның ничек баруы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
«Мәгариф» тармагында 6 программа гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә 36 белем бирү учреждениесен ремонтлау эшләре алып барыла. Гомумән алганда, башкару 16% тәшкил итә.
«Һәр баланың уңышы» федераль проекты буенча соңгы этапта Теләче районында спорт залына ремонт ясала. Эшләр 97 процентка башкарылган. Агымдагы атнада Чүпрәле районында программаның икенче объекты төгәлләнде.
Мәгариф оешмаларының ашату блокларын капиталь ремонтлау программасы буенча бу атнада 11 муниципаль районда эшләр башланды, үтәлеш 3 процент тәшкил итә.
Быелгы программага кертелгән 9 ресурс үзәгенең алтысы хәзерге вакытта ремонтлана. Эшләр 27 процент тәшкил итә. Тагын 3 үзәк буенча контрактларны имзалау апрель ахырына планлаштырылган.
2023 елда ремонтлау планлаштырылган 4 урта һөнәри белем бирү оешмаларының тулай торакларының 2се контрактланган. Казандагы объектта эшләр башланды - биредә 9 процент үтәлеш бар.
«Сәламәтлек саклау» тармагында 3 программа гамәлгә ашырыла. Аларга 30 муниципалитетта 118 беренчел звено объекты кертелгән. Төзелгән контрактлар кысаларында 117 учреждение буенча эшләр алып барыла. Бүгенге көндә башкару 20% тәшкил итә.
Калган 30 объект - стационарлар. Биредә 24 объект буенча эшләр алып барыла, аларда подрядчылар 33% эшне япкан. Калган 6 объектка контрактларны апрель ахырына кадәр имзалау планлаштырыла.
«Мәдәният» тармагына 4 программа керә. Контрактка кертелгән объектлар кысаларында 7 авыл йорты (32% үтәлеш) һәм тармакның 5 мәгариф учреждениесе буенча эшләр алып барыла, эш күләме 21% тәшкил итә.
Тагын 5 программа яшьләр сәясәте өлкәсендә гамәлгә ашырыла. Биредә 6 балалар савыктырө лагере буенча эшләр алып барыла. Подрядчылар эш күләменең 22% башкарган. 4 яшүсмерләр клубында эшләрне башкару - 31%. 8 яшьләр үзәгендә эшләрнең 30% башкарылган.
Экология һәм табигать ресурсларын саклау өлкәсендә ике программа гамәлгә ашырыла. 23 объектның 3се буенча контрактлар апрель ахырында төзеләчәк; җиде объектта эшләр алып барыла. Башкару - 19 процент. Тагын 5 объект тапшырылган, шуларның 2се агымдагы атнада – Саба һәм Чирмешән районнарында. Калган 8 объект буенча эшләр су басу тәмамланганнан соң башланачак.
Спорт министрлыгы, Социаль яклау министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча берәр республика программасы гамәлгә ашырыла.
4 спорт объекты буенча эшләр алып барыла (13 процентка үтәлгән).
28 социаль хезмәт күрсәтү оешмасы буенча башкару 46% тәшкил итә. Программаның тагын 7 объекты төгәлләнде, шуларның өчесе агымдагы атнада - Казан шәһәрендә, Лениногорск һәм Зәй районнарында.
Ветеринария берләшмәләренең, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең һәм «Россельхозцентр» федераль учреждениесе биналарының 19 бинасы буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару 68% тәшкил итә.
9 урманчылыклар бинасын ремонтлау 55% ка башкарылган.
Моннан тыш, республикада 5 республика программасы кысаларында Росгвардиянең 5 бинасын, 4 муниципаль архивны, 2 иҗтимагый судьялар бинасын, 13 хәрби комиссариат бинасын; авыл җирлекләре башкарма комитетларының 12 бинасын ремонтлау планлаштырылган.
Башкарма комитетлар биналарын ремонтлау эшләре үтәлеше 74% тәшкил итә. Агымдагы атнада объектны Лениногорск районында тапшырдылар.
Алексей Фролов Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Әйтик, бүгенге көндә 674 күп фатирлы йорт буенча сатулар узган. Төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга электрон аукцион үткәрү турында хәбәр 55 йорт буенча урнаштырылган.
Хәзер 8 күп фатирлы йорт буенча лотлар формалаша - бу эшне Торак-коммуналь хуҗалык фонды муниципалитетлар белән тыгыз хезмәттәшлектә башкара.
Хәзер подрядчылар 407 күпфатирлы йорт буенча эш алып бара, аларда планлаштырылган күләмнең 12 проценты үзләштерелгән. Шул исәптән сезонлы эш төрләрен башкару 13% тәшкил итә.
Киңәшмә барышында Алексей Фролов 2023 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасы эше турында сөйләде. Системада муниципаль хезмәтләр буенча 3106 гариза эшкәртелгән. Шул исәптән социаль әһәмиятлеләре буенча да. Бу - индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турында хәбәрнамәләр бирү, төзелешкә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү, җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирү, адресны бирү, үзгәртү, гамәлдән чыгару, җир кишәрлегенең территориянең кадастр планында урнашу схемасын раслау, параметрларны кире кагуга рөхсәт бирү, шартлы рәвештә файдалануга рөхсәт бирү. Алар буенча 2977 берәмлек рөхсәт һәм белдерүләр төзелгән.
Гомумән алганда, кулланучылар эшенең активлыгы артуга карамастан, сыйфаты җитәрлек түгел, диде Алексей Фролов. Мәсәлән, 28 район буенча системада мәгълүмат алып бару сыйфатына карата җитди зарланулар ачыкланган.
Моннан тыш, Лаеш, Зеленодольск, Әлмәт, Түбән Кама, Тукай, Мамадыш, Баулы, Кукмара, Биектау районнарында мәгълүмат системасында кулланучыларның эш активлыгы түбән.
16 районда кулланучыларның эш сыйфаты системада уртачадан югарырак, әмма бу районнарда да мәгълүматларны кертү сыйфатын яхшыртырга кирәк.
Шулай ук Чистай, Азнакай, Әтнә, Бөгелмә, Мөслим районнарында кулланучылар эшчәнлеген яхшыртып була.
Агымдагы атнадан мониторингка шулай ук муниципаль районнарның РФ Шәһәр төзелеше кодексы таләпләренә туры китереп Системада генераль планнарны урнаштыру өлешендә эшләве кертелгән.
Хәл түбәндәгечә: 31 районда системада генераль планнарны урнаштыру буенча җаваплы хезмәткәрләрнең эше бөтенләй юк. 9 районда Системада генераль планнарны урнаштыру буенча эш башланды. 4 районда Системада генераль планнарны урнаштыру буенча актив процесс күзәтелә, яки ул тәмамланган диярлек.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасының киңлекләрен планлаштыру институты (Казан шәһәре, Чернышевский урамы, 33 йорт) - районнар белән алдан килешү буенча укыту семинарлары оештырган.