Татарстан Республикасында 67 процент уңыш мәйданнары җыелган инде, тулай ашлык күләме 2 млн. тоннадан артык булды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республикакиңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмә гадәттәгечә видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада уртача уңышлылык гектардан 18,9 центнер тәшкил итә.
Как отметил Марат Ахметов, средняя урожайность по республике составляет 18,9 ц с гектара. Саба муниципаль районында бөртеклеләрне урып-җыю барышы республикада иң тиз темплар белән бара - анда мәйданарның 85 проценты җыелган, аннан Апас районы (82%), Буа, балтач, кукмара, Алексеевск, Әлки һәм башка районнар.
Марат Әхмәтов фикеренчә, Яңа Чишмә, мөслим, Бөгелмә, Лениногорск, Чиремшән районнарына күрсәткечләрен шул ук дәрәҗәгә тартырга кирәк.
Региональ фондка 300 мең тонна бөртеклеләр әзерләнгән, дип хәбәр итте ТР авыл хуҗалыгы министры, шул исәптән 100 мең тонна - бурыч исәбенә, 200 мең тонна - сатып алынган.
Татарстанда уҗым утыртуга керешкәннәр, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Министр шулай ук шәхси хуҗалыкларда терлекләрне азык белән тәэмин итү зарурлыгы турында белдерде. Аның сүзләречә, республика җитәкчелеге бу максатка 260 млн. сум акча бүлеп биргән.
Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итер өчен авыл халкына яңа уңыштан 35 мең тонна ашлык, 83 мең тонна печән бүлеп бирелгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вәзгыять буенча фикер алышуга нәтиҗә ясап, республикака терлек башы санын арттырырга тиешлеге турында белдерде. Авыл халкының һәрвакыт эше булырга тиеш, дип әйтте ул, сезонлы түгел, ә даими эш, һәм терлекчелек шуңа ярдәм итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, уҗымнарга җитди караган хуҗалыклар һава торышына каты бәйле түгел. Гомумән Рөстәм Миңнеханов хуҗалыкларга көчләрен туплап, урып-җыю эшләрен уңышлы тәмамларга чакырды.
Шулай ук ул ветеринар хезмәтләргә игътибар итәргә кирәклеге турында белдерде. Терлекне бер мизгелдә югалтмас өчен, алар үз вазыйфаларын төгәл үтәргә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, заманча тезнологияләр белем һәм специалистлар таләп итә. Ул шулай ук районнарга Әтнә районының терлекчелекне үстерү мәсьәләсендәге тәҗрибәләренә игътибар итәргә тәкъдим итте.
.