Алексей Песошин Җиңү көнендә Казанның Арча зиратында совет сугышчыларын искә алды

2023 елның 9 мае, сишәмбе

Бүген Казанның Арча зиратында Бөек Ватан сугышы сугышчыларын искә алдылар. Хәрби каберлекләргә чәчәкләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин салды.

Хәрби каберлекләр зиратның көнчыгыш өлешендә урнашкан. Биредә Казанның төрле эвакуация госпитальләрендә үлгән солдатлар, Казан гарнизоны һәм 1941-1945 елларда шәһәрдә булган башка хәрби частьләр хәрбиләре җирләнгән.

Һәлак булган сугышчылар каберенә чәчәкләр салу тантанасында Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты. Алексей Песошин аларны сәламләде һәм Җиңү көне белән котлады. 

Аннары чарада катнашучылар «Җиңүче Солдат» монументы янына үттеләр. Колонна башында традицион рәвештә таҗлар һәм чәчәкләр белән махсус каравыл барды. Чәчәкләр салганнан соң, һәлак булган совет солдатларын бер минут тынлык белән искә алдылар, һавага өч тапкыр залп ясалды, Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары яңгырады.

Аннары Алексей Песошин «Кайгылы солдат» монументына чәчәкләр салды, шулай ук Советлар Союзы Геройлары Михаил Девятаев һәм Борис Кузнецов истәлеген хөрмәтләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International