Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин IX чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда тавыш бирде.
Татарстанда бөртекле һәм техник культураларны җыю 1 млн 218 мең га мәйданда тәмамланган. Бу гомуми планнан 61% тәшкил итә. Тагын 784 мең гектарда җыеп аласы бар әле. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.