Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов Россия Федераль миграция хезмәтенең эш мәсьәләләре буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе эшендә катнашты
2008 елның 7 октябре, сишәмбе
Бүген 200 гә якын кеше паспорт эше, халыкны теркәү һәм исәпкә алу өлкәсендә Россия Федераль миграция хезмәтенең административ регламентларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Әлеге чара “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узды.
Киңәшмәдә доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов чыгыш ясады.
Борис Павлов административ регламентлар һәм мәгълүмати технологияләр кертүнең дәүләт хезмәтеннән файдалануда уңайлылык дәрәҗәсен арттырырга; гражданнар сарыф иткән вакытны, ведомстволарның мәгълүмати яктан читләштерелүе белән бәйле административ киртәләрне киметергә мөмкинлек бирәчәген әйтте.
“Һичшиксез, Татарстан Республикасы инновацион икътисадының бүгенге үсеш этабы, тулаем Россия буенча алгандагы кебек үк, җәмгыять тормышының төрле өлкәләре өчен халык миграциясенең алга таба үсүен таләп итә, - диде Борис Павлов. - Әйтик, соңгы елларда Татарстан Республикасы сәнәгатенең елына 8-10 % ка үсү темплары, торак һәм сәнәгый төзелеш темпларының сизелерлек артуы (бигрәк тә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабугада) меңләгән яңа эш урыннары булдырачак, аларның шактые халыкны миграцияләү исәбенә кадрлар белән тәэмин ителәчәк”.
Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры 2013 елда Казанда җәйге Бөтендөнья Универсиадасы узачагын, анда дөньяның барлык илләреннән 10 меңнән артык кеше катнашачагын искәртте.
Республикада туристлык актив рәвештә үстереләчәк, Россия төбәкләре, якын һәм ерак чит илләр белән мәдәни бәйләнешләр тагын да киңәйтеләчәк.
“Без моңа бәйле рәвештә миграция хезмәтенең роле тагын да арта барачагын аңлыйбыз, һәм бу миграция хезмәте эшендәге кайбер мәсьәләләрнең (квалификацияле кадрлар, эш өчен заманча биналар белән тәэмин итү) чишелүен тизләтүне таләп итә”, - дип саный Борис Павлов.
Ул шулай ук, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының үзара килешеп эшләвен тәэмин итү өчен, миграцион сәясәт буенча ведомствоара комиссия төзелүен әйтте.
Хәзерге вакытта 2010 елга һәм киләчәктә 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы демографик үсешенең комплекслы программасы эшләнә. Анда да миграция мәсьәләләре исәпкә алыначак.
Татарстан Республикасы буенча Федераль миграция хезмәте идарәсе Үзәк сайлау комиссиясе, башкарма хакимиятнең салым һәм башка органнары белән үзара корректлы бәйләнеш булдыру өчен, бердәм адреслы даирә нигезендә автоматлаштырылган мәгълүмати система төзү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте программасына кертелгән.
Республика Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль миграция хезмәте идарәсенә мәгълүмати-белешмә хезмәтен, Интернет-кабул итүне булдыруда, гражданнарга массакүләм хезмәт күрсәтү өчен электрон терминаллар урнаштыру эшләрендә ярдәм күрсәтелгән.
Семинар-киңәшмә эшендә Россия Федераль миграция хезмәтенең директор урынбасары – эчке эшләр генерал-майоры Н.М.Смородин, Россия Федераль миграция хезмәтенең Үзәк аппараты, территориаль органнары, башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм заманча мәгълүмати технологияләрне кертү эшләре белән тәэмин итү, аларны башкару оешмалары, подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз