ТР Хөкүмәте Йортында авыл хуҗалыгы предприятиеләрен биологик саклау мәсьәләләре буенча брифинг узды

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Татарстанда 34 эре кошчылык предприятиесенең өчесе генә биологик яклауга ия. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.

"Республикада 17 эре дуңгызчылык предприятиесе бар. Шуларның 12се генә биологик саклау таләпләренә туры килә", - дип сөйләде спикер.

Моннан тыш, 500 баштан артык мөгезле эре терлек асрау буенча 239 предприятие биологик якланмаган.

"Мин бу сорау өчен турыдан-туры җавап бирүче хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәсем килә. Алар шуны аңларга тиеш: кем алга таба эшләргә тели, ул биологик куркынычсызлык белән шөгыльләнергә тиеш", - дип ассызыклады А. Хисаметдинов.

Кошчылык һәм терлекчелек предприятиеләре биологик яктан саклану өчен ябык режимда торырга тиеш, дип өстәде ул.

Шул ук вакытта, спикер сүзләренчә, хәтта яңа технологияләр буенча төзелгән эре предприятиеләр дә үз санитар үткәрү урыннарын  һәм дизбарьерларын кулланмый, ачык режимда эшли.

"Соңгы вакытта яңа авырулар барлыкка килде һәм онытылган искеләре активлашты. Алар барысы да яшен тизлеге белән арта бара", - дип кисәтте Баш ветеринария идарәсе башлыгы.

Ул, нигездә, республикага тере терлекләр белән инфекция кертелүен әйтте. Моннан тыш, күп кенә эшкуарлар хайваннарны алып сату белән шөгыльләнә.

"Һәр районда алар бар. Алар белән аңлату эше алып барыла, әмма рөхсәтсез, ветеринария документлары булмаган хайваннарны алып килүчеләр бар. Алар терлекчелекне һәм кешеләрне куркыныч астына куя", - дип нәтиҗә ясады А. Хисаметдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International