Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Таможня мәгълүмати-техник хезмәтенең Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе Казанда уза
2013 елның 10 сентябре, сишәмбе
Бүген Казанда РФ төбәкләре таможня идарәләре, Россиянең таможня федераль хезмәтенә турыдан-туры буйсынган мәгълүмати-техник хезмәтләре башлыклары семинар-киңәшмәгә җыелды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия таможня федераль хезмәтенең мәгълүмати технологияләр баш идарәсе җитәкчесе Алексей Шашаев, Идел буе таможня идарәсе башлыгы Сергей Рыбкин һәм Татарстан таможня башлыгы Альберт Мавликов катнашты.
Татарстан IT-технологияләр өлкәсендә Россия Федерациясе буенча иң алдынгылардан, бу семинар-киңәшмәнең аның башкаласы Казанда үткәрелүе шуның белән аңлатыла, дип белдерде әлеге чара башланыр алдыннан журналистлар белән очрашкан Россиянең таможня федераль хезмәтенең мәгълүмати технологияләр баш идарәсе җитәкчесе Алексей Шашаев.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм үзе исеменнән сәламләп, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, семинар-киңәшмәнең эш һәм мәдәни программалары нәтиҗәле булсын, дип теләде. Универсиада чорында 170 илдән килгән 12 меңнән артык спортчыны нибары 3 тәүлек тирәсе вакыт эчендә Казанда таможня контроле процедуралары уздырып үткәрү – гаять зур хезмәт. Татарстан таможнясы кунакчыллыгы таможня тикшерүе узган һәркемнең хәтерендә матур хатирәләр буларак теркәлгәндер, дип таможнячыларга И.Халиков оператив хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстанда барлык документ әйләнешенең 90 проценты электрон юл белән башкарыла һәм түрәләр өстәле тулы кәгазь – республиканың төрле даирә хакимиятендә, учреждениеләрендә сирәк күренеш, дип, ТР Хөкүмәте башлыгы мәгълүмати технологияләрнең киң файдаланылышта булуы хакында мисаллар белән раслады. “Бу семинар үзара файдалы булсын дип телим. Меңьеллык Казанга рәхим итегез!” – диде И.Халиков.
Аннары сүз алган Идел буе таможня идарәсе башлыгы Сергей Рыбкин коллегаларын Идел буе федераль округы төбәге Татарстан башкаласы Казанда сәламләп, безнең хезмәтнең административ регламентын камилләштерүгә корылган семинар-киңәшмә уздыру мөмкинлеге биргән Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Шул рәвешле, заманча таможня технологияләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча уздырыла торган әлеге чара таможня контролен камилләштерүгә, таможня органнарының һәм тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучыларның үзара багланышын нәтиҗәлерәк итүгә этәргеч булачак дип көтелә. Интернет-декларацияләү, алдан мәгълүматлашу, товарлар һәм транспорт чараларын ерактан торып читкә чыгару кебек таможня технологиясе коррупция, “кеше факторы” кебек нәрсәләрне минимальләштерә, бюрократик киртәләрне киметә һәм таможня хезмәтенә мобиль һәм нәтиҗәлерәк булырга ярдәм итә, ди Россиянең таможня федераль хезмәтенең мәгълүмати технологияләр Баш идарәсе җитәкчесе А.Шашаев.
2014 елдан электрон юл белән декларация тапшыруга күчү закон ягыннан декларация тапшыруның бердәнбер юлы буларак ныгытыла. Дөрес, РФ Хөкүмәте билгеләгән аерым очраклар бу мәсьәләдә искәрмә була ала. Семинар-киңәшмәдә әйтелгәнчә, хәзерге вакытта декларацияләү электрон юл белән 95 процент башкарыла, Идел буе федераль округы буенча - 98 процент. Таможняның мәгълүмати-технологик хезмәтләре алдында киләчәктә элемтә каналларының үткәрү мөмкинлекләрен арттыру, ышанычлылыгын ныгыту, телекоммуникацион җиһазларны резервка алу, шуларның нәтиҗәсе буларак, электрон декларацияләүне тизләтү бурычы тора. Алга таба электрон системаларның өзеклекләрсез эшләве, мәгълүмат базасына куркынычсызлык системасын “ватып” керүләргә, белешмәләрне юк иттермәс һәм мәгълүмати системаны бетерүгә юл куймас өчен чаралар күрелүе һ.б. турында сүз бара, хәер, ул туктаусыз процесс, диелде.
Яңалыкларның берсе буларак Идел буе төбәгендә мәгълүмати системалар эшендә штаттан тыш хәлләр (нештатные ситуации – НШС) белән идарә итүдә автоматлаштырылган системаның программа чарасын гамәлгә кертү аталды. Әлеге система штаттан тыш хәлләр бетерү процессын контрольдә тотарга ярдәм итә, андый хәлләрнең вакытын кыскарта, дип аңлатты белгечләр.
“Татар-информ” матбугат хезмәте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз