Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш Советы утырышын уздырды

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш Советы утырышы узды. Утырышта “Татарстан Республикасы дәүләт органнарында һәм муниципаль районнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге турында”гы мәсьәлә каралды. Совет эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, федераль хакимият органнарының территориаль структуралары, хокук саклау органнары җитәкчеләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчеләр катнашты.

Совет утырышын ачып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, республика җитәкчелеге алдында төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттырыру, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү бурычы тора. Моның өчен, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, барлык оешмаларның һәм чиновникларның бергәләшеп эшләве зарур. “Совет башкара торган эш төрле тармаклардагы ситуацияне бәяләргә һәм эшебезнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тиешле чаралар күрергә ярдәм итә”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, конкурент мохит тудыру бурычларын гамәлгә ашыру һәрьяклы мәгълүматтан башка мөмкин түгел, шуңа бәйле рәвештә җитди эш алып барыла. Салым хезмәтләре, хокук саклау органнары белән бергә, “бер көнлек фирмалар” һәм башка шундый салым түләүдән читләшә торган формалар, шул исәптән хезмәт хакын “конвертта” түләү формасы буенча эш алып бара. Бюджет чыгымнары тиешле структуралар тарафыннан даими рәвештә тикшереп торыла.

“Бүген Татарстанда төрле зур масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла, һәм кайберәүләр, бу эшкә гади “кулланучылар” позициясенә басып керештеләр”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Мондый нәтиҗәгә бюджет чыгымнарын тоту буенча ел саен ачыла торган хокук бозулардан соң үзеннән-үзе киләсең. Мин игътибар белән ЭЭМ статистикасын карап чыктым - 1000гә якын коррупцион җинаять ачыкланган, зыян 140 млн сумнан артып киткән. Ришвәт бирү, урлашулар, үз мәнфәгатьләрен алга сөрү очраклары бар”.
Коррупция, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бигрәк тә ТКХ, төзелеш, җирләр әйләнеше өлкәсендә сизелә. Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә ярты ел эчендә 300ләп хокук бозу ачыкланган, авыл хуҗалыгы җирләрен күпләп дача төзүләр өчен тартып алу очраклары “модага” керде. “Мин дача төзүләргә каршы түгел, ул ачык һәм үтә күренмәле итеп алып барылырга һәм аерым затлар, шул исәптән вазыйфаи затлар өчен генә түгел, районнар өчен дә файдалы булырга тиеш”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Җир спекулянтларының гамәлләре, аның сүзләренчә, эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга зыян сала. Мисалга Рөстәм Миңнеханов Миңлебай – Казан газ үткәргече проектын китерде. “Без “Газпром”да сорап алган бу зур инвестицияләр 8 млрд сум күләмендә. Ә кайбер затлар, шул хакта белә торып, җир кишәрлекләре сатып алганнар һәм аларны арендага тәкъдим итәләр, хакын җир кишәрлеге хакыннан 70 мәртәбәгә арттырып, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президенты. – Бу чып-чын коррупция тәшкилияте”.

Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәшнең торышы турындагы төп нотык белән Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәте идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов чыгыш ясады. Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан Прокуроры Кафил Әмиров нотыклары тыңланды.

Нотыкларда коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә ачыкланган кайбер проблемалар билгеләп үтелде.

Максатчан программаларны гамәлгә ашырганда да, бюджет чараларыннан һәм дәүләт, муниципаль мөлкәттән файдаланганда да коррупция куркынычы сакланып кала. Башкарма хакимият органнары тарафыннан башкарыла торган профилактик гамәлләр гел генә дә нәтиҗәле булып чыкмый, ведомство контроленә принципиальлек җитми.

Совет торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өлкәсендәге хокук бозуларга һәм коррупцион куркынычлыкка, шул исәптән әлеге базарда хуҗалык итүче субъектларның монополистик хәленә дә игътибарны юнәлтте.

Совет утырышы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт органнарында һәм муниципаль районнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән рекомендацияләр кабул итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International