Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, бөтендөнья банк системасындагы кризисны исәпкә алып, торак төзү һәм тапшыру программасына төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте
2008 елның 10 октябре, җомга
Сентябрьдә Татарстан Республикасында 203 мең кв. метр торак сафка баскан. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Хөснуллин хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында узды.
1 нче октябрьгә республикада барлыгы 1 млн. 654 мең кв. метр торак тапшырылган, шул исәптән күпкатлы торак – 828 мең кв. метр, халыкның үз акчасына һәм бурычка алынган акчасына төзелгән азкатлы индивидуаль торак – 825 мең кв. метр. Еллык йөкләмә 76,4 % ка үтәлгән.
Киңәшмә башында Рөстәм Миңнеханов, тотрыксыз икътисади хәл һәм банк системасындагы кризиска бәйле рәвештә, индивидуаль торак төзүгә өстенлек бирергә кирәклеген әйтте. “Әгәр элек без, нигездә, бурычка алына торган капиталга ориентлашсак, бүген банк кризисы шартларында халыкның түләүләренә һәм үз акчабызга гына ышанырга мөмкин, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры. Ул шулай ук, дөнья икътисадындагы үзгәрешләр һәм гражданнарның сатып алу сәләте кимүне исәпкә алып, торак төзү буенча өчьеллык программага төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстанда социаль ипотеканы алга таба үстерү өчен, шартлар булдырырга кирәк дип саный. Шуның белән бергә Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы “безнең теләкләребез финанс ресурсларыбыз белән үзара үлчәнештә каралырга тиеш”леген билгеләп үтте. Алдан исәпләүләр буенча, 2008 елда торак тапшыру планын республика үтәп чыга алачак. Ләкин киләсе елга, Татарстан Республикасы Премьер-министры уйлаганча, республика, ихтимал, үз өстенә төзелеш күләмен 10 % ка арттыру (элек планлаштырылганча) буенча йөкләмә алмас. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән әлеге хәл турында җентекле фикер алышудан соң, бу турыда төгәлрәк әйтергә мөмкин булачак.
Агымдагы хәл турындагы доклад белән Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин чыгыш ясады. Ул сентябрьдә сафка бастырылган 203 мең кв. метр торакның 108,8 мең кв. метры – Казанга, 11,4 мең кв. метры – Яшел Үзән районына, 6,3 мең кв. метры Бөгелмә һәм башка районнарга туры килүен әйтте.
Марат Хөснуллин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды хисабы буенча (1 нче октябрьгә) 2381 фатирлык 171,7 мең кв. метр торак (ягъни расланган планның 24,2 % ы) тапшырылуын хәбәр итте. Шул исәптән августта 22,8 мең кв. метр (планның 3,2 % ы) тапшырылган, ягъни дәүләт программасы буенча торак тапшыру темплары әлегә кадәр түбән булып кала бирә.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, ел ахырына кадәр республикага коммерцияле шартларда тагын 511 мең кв. метр торак, Дәүләт торак фонды планы буенча 537 мең кв. метр торак тапшырырга кирәк.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук 2009 елда торак төзү перспективалары, аерым алганда, республикада әзерлек дәрәҗәсе югары булган йортлар буенча башлап куелган эш турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз