Илдар Халиков нотариусларны Татарстан Республикасы Нотариаль палатасының 20 еллыгы белән котлады
2013 елның 13 сентябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков нотариусларны Татарстан Республикасы Нотариаль палатасының 20 еллыгы белән котлады.
Искә төшерәбез, егерме ел элек, 1993 елның февралендә Россия Федерациясенең нотариат турында закон нигезләре кабул ителгән, дәүләт нотариусларының шәхси практикага күчү һәм яңа коммерцияле булмаган оешма – Нотариаль палата булдыру мөмкинлеге барлыкка килә.
Татарстан нотариуслары белән бергә бүген ТР нотариатының 20 еллыгын – Россия Федерациясе субъектлары һәм якын чит илләрдән, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Ставрополь крае һәм Самара өлкәсеннән, Кемерово өлкәсе һәм Удмурт Республикасыннан, Волгоград өлкәсе һәм Башкортстан Республикасыннан, Мордовия Республикасы һәм Санкт-Петербургтан, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләре һәм Украинадан килгән коллегалар да билгеләп үттеләр.
Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы президенты, Татарстан Республикасының атказанган юристы Ольга Гришина мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.