Татарстан Президенты: "Полиция участок вәкилләре - ул безнең терәгебез"

2013 елның 14 сентябре, шимбә

ТР да хокук бозуларны профилактикалау комплекслы программасы кысаларында агымдагы елда Татарстанда 39 муниципаль берәмлектә полиция участок вәкилләре өчен 82 торак йорт төзелеше планлаштырыла. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә эшнең барышы турында Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин җиткерде.

Авыл районнарында полиция участок пунктын торак бина белән бер түбә астына алган административ-торак комплекслар төзелеше ниятләнә. Төзелеш төп өч чыганактан финансланачак.

ТР Дәүләт торак фонды хисабына хәзерге вакытта 21 муниципаль берәмлектә 21 торак йорт төзелеп килә. Йортлар әзерлекнең төрле стадияләрендә, әмма Хохорин сүзләренә караганда, бернинди дә каршылыклар тумый, барысы да план нигезендә бара.

Комплекслы программа нигезендә бүлеп бирелүче республика бюджеты чараларына 18 муниципаль берәмлектә 20 торак йорт төзелеше алып барыла. Министр әйтүенчә, монда төзелеш темплары акрынрак һәм пландагы сроклардан калышып бара. “Спас районында хәл бик мөшкел, анда әлегә бинаның нигезенә траншея гына казылган килеш”, - диде Артем Хохорин.

 Муниципалитетлар хисабына йортлар төзелеше белән бәйле вәзгыять тагын да катлаулырак, ди министр. Бу чыганактан 38 муниципаль берәмлектә 41 торак йорт төзелеше финанслана. Әмма, министр әйтүенчә, кайбер сирәк искәрмәләрдән тыш, эшләр бик акрын бара. Уңай мисал сыйфатында ул бары тик Лаеш районын гына атады, биредә муниципаль чаралар хисабына бина төзелеше төгәлләнгән диярлек.

Шул ук вакытта, министр әйтүенчә, 3 муниципаль берәмлектә – Әтнә, Яшел Үзән, Чистай районнарында участок вәкилләре өчен йортлар төзелешенә әле керешмәгәннәр дә. Тукай һәм Ютазы районнарында административ-торак комплекслар өчен тузган биналар бирелгән, аларны төзекләндерергә кирәк, әмма министр әйтүенчә, эшләр әле башланып кына киткән. Тагын 16 районда эшләр күләме фундамент әзерләү белән генә чикләнгән. 

 Вәзгыятьне шәрехләп, Татарстан Президенты, полиция участковыйлары эше нәтиҗәлелегенең, аларның һәрвакыт участокта булуына бәйле булуын, шуңа күрә административ-торак комплекслар төзелеше кебек эш алымы сайлануын билгеләп узды. 

“Участковый булса, контроль дә бар дигән сүз. Урында вәкаләтләр йөкләнгән хакимият вәкиле – ул участковый. Моны аңларга кирәк. Дөрес, акча җитмидер, әмма районда бер йорт төзү – ул куркыныч, башкарып чыкмаслык бурыч түгел, һәм монда акланулар урынсыз. Полиция участковыйлары – безнең таяныч”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул полиция участок вәкилләре өчен йортлар төзелеше барышы турында районнардан мәгълүматны гомумиләштереп, проблеманы ТР Хөкүмәте дәрәҗәсендә күтәрергә йөкләмә бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International