Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Россия Тикшерү комитеты рәисе Кубогына дзюдо буенча турнир уза
2013 елның 14 сентябре, шимбә
Бүген Казанда Гимнастика үзәгендә Россия Тикшерү комитеты рәисе Кубогына дзюдо буенча II бөтенроссия яшүсмерләр турниры ачылды. Ул Батырлык ордены (үлгәннән соң бирелгән) яшь кавалерлары – Ногинскида яшәгән Женя Табаков һәм Яр Чаллыда яшәгән Данил Садыйков һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган тикшерү комитеты хезмәткәрләре истәлегенә багышланган. Ачылу тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия Тикшерү Комитеты рәисенең өлкән ярдәмчесе Игорь Комиссаров катнашты.
Россия Тикшерү комитеты рәисе исеменнән турнирда катнашучыларны Россия ТК рәисенең өлкән ярдәмчесе Игорь Комиссаров сәламләде. Аның сүзләренә караганда, Россия Тикшерү комитеты җитәкчелеге әлеге турнирның дәвамлы булып, Казанда – Универсиаданы кабул иткән шәһәрдә үткәрелүеннән бик канәгать.
“Бүгенге чара гражданлык патриотизмының зур эмоциональ тәэсиренә ия. Бүгенге буынның үз геройлары белән горурлануы куанычлы. Женя Табаков һәм Данил Садыйков батырлыклары, хезмәт вазифасын үтәгәндә вафат булган Россия ТК хезмәткәрләре каһарманлыклары белән янәшә тора. Безнең музейда бу малайларның портретлары тора. Алар безнең геройларның портретлары белән янәшә урнаштырылган. Кызганычка каршы, без үз хезмәткәрләребез арасында югалтуларга дучар булабыз, бу тыныч вакытта Тикшерү комитетының җинаятьчелеккә каршы көрәш алып баруы белән бәйле. Бу турнир аша без коллегаларыбызга һәм батырлык орденының ике яшь кавалерына дан җырлыйбыз”, - дип белдерде Игорь Комиссаров һәм мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алуны сорады.
Аннан соң Россия Тикшерү комитеты рәисенең өлкән ярдәмчесе бүләкләр тапшырды.“Теләктәшлек өчен” медале белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм 8 яшьлек Чаллы кызы Василиса Галицынаны үтерүчене эзләргә ярдәм итүне оештырган “Василиса” волонтерлык оешмасы лидеры Вера Русина бүләкләнде.
ТР Хөкүмәте Рәисе ТР Президенты һәм шәхсән үз исеменнән сүз алып барды. “Казанның шушы турнирны үткәрү урыны буларак сайлануы күңелгә бик хуш килә. Биредә батырлык һәм спорт, истәлек һәм җиңү көне бергә үрелгән”, - диде ул һәм ярышларда катнашучыларга бөтен сәләтләрен күрсәтүләрен теләде.
Турнирда катнашучыларга гадел көрәшне һәм матур очрашуларны шулай ук РФ президентының ИФО дагы тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Юрий Золотарев, РФ Оборона министры урынбасары Олег Остапенко һәм Россия космонавты Федор Юрчихин теләде. Соңгысыннан орбита космик станциясеннән видеомөрәҗәгать булды.
Рәсми сәламләүләрдән соң РФ һәм ТР гимннары яңгырады.
Турнирның хөрмәтле кунаклары арасында – тикшерү органнары ветераннары һәм хезмәт бурычын үтәгәндә вафат булган Россия Тикшерү комитеты хезмәткәрләре туганнары, апасын коралланган җинаятьчедән яклаганда фаҗигале төстә һәлак булган Женя Табаков һәм 2012 нче елның маенда 9 яшьлек малайны коткарганда үз гомерен корбан иткән Данил Садыйков туганнары.
Ярышларда Россиянең 14 төбәгеннән 15-17 яшьтәге 130 спортчы катнаша. Татарстанны ике команда тәкъдим итә.
Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү һәм ярышларны ябу тантаналары бүген кичен булачак.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз