Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Дөньяның алдынгы державалары белемнәрен үзара файдалы интеграцияләү һәркем өчен ачык һәм мөмкин хәзер
2013 елның 17 сентябре, сишәмбе
Без мәгълүмат һәм интеллектуаль технологияләр гөрләп үскән, көндәлек тормышка наноматериаллар һәм югары технологияле полимерлар үтеп кергән бер заманда яшибез, һәм белемнәрнең бердәм платформасын барлыкка китерү һәм тәҗрибә алмашу үсешнең төп бурычы булып тора.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Russian Innovation Week (RIW, “Россия Инновацион атнасы”ның) икенче мәртәбә еллык конференциясен ачу тантанасында хәбәр итте.
Russian Innovation Week форумы Бостон шәһәрендә (Массачусетс штаты, АКШ) уза. Чараның төп максаты - Россия инновацион индустриясенең куәтен тәкъдир итү, Россия инвесторларына һәм венчур фондларына Америка партнерлары белән элемтәләр урнаштыруда, ә Россия технологик компанияләренә – капитал чыганакларына керә алу мөмкинлеген алуда ярдәм итү.
“Россия Инновацион атнасы”нда Россия һәм АКШ дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, технологияләр өлкәсендә эре бизнес җитәкчеләре, венчур инвесторлары һәм эшкурлар катнашты. Форумны оештыручылар – “РВК” ААҖ, “РОСНАНО” ААҖ һәм “Сколково” фонды.
Форум программасында – Россия өчен актуаль мәсьәләләр: интеллектуаль милекне хокукый яктан тәэмин итү, инновацион инфраструктура булдыру, энергетика, биотехнология, IT, робототехника, телекоммуникацияләр юнәлешләре һәм башкалар буенча фикер алыштылар.
“Россия Инновацион атнасы”нда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген АКШның иң алдынгы һәм уңышлы регионнарыннан берсенең тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеге туды.
“Массачусетс – икътисадый үсешнең югары дәрәҗәсенә ирешкән штат, ул фән һәм инновацияләр өлкәсендә әйдәп баручы булып тора, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Юкка гына форум өчен Бостон сайлап алынган. Монда күп санлы фәнни-тикшеренү үзәкләре һәм институтлары, атаклы югары уку йортлары - Гарвард университеты һәм Массачусетс технологик университеты урнашкан. Массачусетс штаты шуңа бәйле рәвештә һәм башкалар нәтиҗәсендә илнең һәм дөньяның алдынгы регионнарының берсе исемен горур рәвештә йөртә”.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә икътисадны модернизацияләүгә, инновацияләрне төрле тармакларга кертүгә зур игътибар бирелә. Аның сүзләренчә, дәүләтнең инновацион икътисадын булдыру регионнарның актив катнашуыннан башка мөмкин түгел.
“Бүген бу форумга Россия инновацион регионнары ассоциациясе исеменнән килдем , - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ассоциация 2010 елда регионнарның инновацияләрне һәм алдынгы тәҗрибәне алга сөрү өчен төзелде. Хәзерге вакытта РИРАнә 15 регион керә – алар Үзәк Россиядән, Идел буеннан һәм Себердән”.
Татарстан Башлыгы ассызыклаганча, 2012 һәм 2013 елларда РИРА инновацияләрне гамәлгә кертү буенча чит илләр партнерлары белән хезмәттәшлекне һәм инновацион мәйданчыкларның халыкара тәҗрибәсен өйрәнү эшен активлаштырды.
2013 елның апрелендә Амстердамда (Нидерланд Корольлеге) Россия инновацион регионнары ассоциациясе тарафыннан Россия-Нидерланд хезмәттәшлеге кысаларында кайбер документларга имза салынды.
2013 елның февралендә шулай ук Татарстан Республикасы (Россия Федерациясе) белән Прованс–Альп –Лазурный берег регионының Региональ советы (Франция Республикасы) арасында шулай ук хезмәттәшлек һәм Россия инновацион регионнары ассоциациясе белән Прованс–Альп –Лазурный берег регионы арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру ниятләре турындагы документларга имза салынды.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, хезмәттәшлек турындагы документларга Германиядәге партнерлар белән имза салынды.
“Бүген дөньяның алдынгы державалары белемнәрен үзара файдалы интеграцияләү һәркем өчен ачык һәм мөмкин. Бу, һичшиксез, тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга һәм икътисадны үстерергә ярдәм итәчәк, - диде Татарстан Президенты, Россия инновацион регионнары ассоциациясе рәисе Рөстәм Миңнеханов. – Без озак сроклы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә әзер. “Россия Инновацион атнасы” барышында Татарстан делегациясе әгъзалары үз коллегалары белән хезмәттәшлекнең төрле рәвешләре һәм уртак проектлар турында фикер алышачаклар. Ышанам ки, Бостондагы очрашулар нәтиҗәләре Россия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә лаеклы өлеш кертәчәк. Форумда катнашучыларга һәм аның кунакларына уңышлы эшләр һәм инновацион идеяләр телим”.
ТР Президенты Мабугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз