Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева: “Алтын Мөнбәр” мөселман кинофестивале үз урынын алуга иреште”
2008 елның 14 октябре, сишәмбе
“Алтын мөнбәр” мөселман кинофестивале Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге башка фестивальләр арасында үз урынын алуга иреште. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры – Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева хәбәр итте.
Шуны да искәртик: кинофорум 16 нчы октябрьдән 22 нче октябрьгә кадәр Казанда узачак. Фестивальне ачу тантанасы “Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексында була.
Быел фестиваль инде дүртенче тапкыр үткәрелә, һәм, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, фестиваль киноленталарын сайлаганда, картиналарның сыйфаты һәм эчтәлегенә игътибар иткәннәр.
“Быел сайлау шактый кырыс шартларда үткәрелде, - диде Зилә Вәлиева. - Әйтик, фестивальдә катнашырга теләк белдергән 36 илдән 24 се генә конкурс программасына туры килеп эләккән”.
Компетентлы жюри хөкеменә 34 фильм – 10 нәфис фильм, 13 документаль һәм 11 кыска метражлы картина чыгарылачак. Һәр жанрда Татарстан Республикасыннан да катнашучылар бар.
Шуңа өстәп, 21 кинолента конкурстан тыш күрсәтеләчәк.
Фестивальнең конкурс һәм конкурстан тыш программасына сайлау өчен, барлыгы 51 тулы метражлы уен фильмы, 61 кыска метражлы уен фильмы һәм 77 документаль фильм күрсәтелгән иде.
“Жюри белән кинорежиссёр Болотбек Шамшиев (Кыргызстан) җитәкчелек итәчәк”, - дип хәбәр итте Зилә Вәлиева.
Ул шулай ук дүртенче “Алтын Мөнбәр” фестивале белән күп кенә Россия телепрограммалары кызыксынуын билгеләп үтте.
Киновакыйганы илнең 94 массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре буларак барлыгы 186 журналист яктыртачак.
Фестиваль кысаларында мастер-класслар, иҗат кичәләре узачак, бер көнне Чыңгыз Айтматов истәлегенә багышлау (кинопоэтик кичә) планлаштырыла.
Кинофестивальнең йолдызлы юлы танылган режиссёрлар Эльдар Рязанов һәм Алла Сурикова, Борис Невзоров, Ольга Погодина, Виталий Безруков, Игорь Петренко, Алексей Булдаковларны каршы алачак.
Фестивальне журналист һәм режиссёр Самар Ханның “Шаурия” фильм-мюзиклы (Һиндстан) ачып җибәрәчәк.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Зилә Вәлиева мәсьәләнең финанс ягы, дөньякүләм кризиска бәйле рәвештә, гадиләрдән булмавын әйтеп узды. Аерым алганда, фестивальгә спонсорлык компанияләре, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Казан мэриясе, Ислам мәдәниятен үстерү фонды һ.б. булышлык күрсәтә.
Конкурс һәм конкурстан тыш программа фильмнары 17 нче октябрьдә ”Гранд-синема” кинотеатрының (“Сувар-плаза” сәүдә үзәге, Казан) ике залында сәгать 10 да күрсәтелә башлаячак.
“Алтын Мөнбәр” IV мөселман кинофестиваленең иң яхшы тамашачылар фильмнары “Мир” һәм “Корстон” кинотеатрларында узачак, шулай ук “ТНВ” телеканалында да күрсәтеләчәк.
“Алтын Мөнбәр”нең 9 статуэткасы 22 нче октябрьдә фестивальне ябу тантанасында (“Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы) тапшырылачак.
“Алтын Мөнбәр”нең йолдызлы юлыннан Изабель Аджани, Жоэль Шапрон, Марко Мюллер, Андрей Соколов, Анастасия Заворотнюк, Ирина Мирошниченко, Жанна Эппле, шулай ук Александр Митта, Наталья Бондарчук һ.б. танылган шәхесләр узар дип көтелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз