Роман Шәйхетдинов: Кытайда офис ачу - Иннополис Университеты проектларын үстерүдә мөһим адым

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Иннополис Университеты Кытайда офис ачты. Югары уку йортының Ханчжоу шәһәрендәге штаб-фатиры базасында Кытай базарында Иннополис Университеты һәм Татарстан Республикасы продуктларын һәм белем бирү хезмәт күрсәтүләрен алга этәрү һәм үзара файдалы товар әйләнешен стимуллаштыру планлаштырыла. Офисны ачуда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Ханчжоу шәһәре хөкүмәте вәкилләре катнашты.

Киңәеп килүче хезмәттәшлек кысаларында Россиягә җайланмалар, роботлар, электроника һәм микроэлектроника, БАС һәм БПЛА өчен комплектлаулар китерү планлаштырыла. Мәгариф өлкәсендә яклар Иннополис Университеты һәм Кытайның партнер югарф уку йортлары арасында студентлар һәм академик алмашу мәсьәләләрен хәл итәргә ниятли.

Хезмәттәшлекнең аерым юнәлеше технологияләр экспорты, тикшеренү һәм технологик проектларны, цифрлы лабораторияләрне гамәлгә ашыру һәм алга җибәрү, профильле күргәзмәләр һәм форумнарда оештыру һәм катнашу, Россия ИТ-югары уку йорты хәл ителешләрен Кытайда туплап урнаштыру.

Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Иннополис Университеты Күзәтүчеләр советы вәкиле: «Кытайда офис ачу – Иннополис Университетының һәм Татарстан Республикасының инновацион һәм белем бирү проектларын үстерүдә һәм аларны дустанә илләр базарларында арттыруда мөһим адым. Без глобаль академик һәм инновацион мобильлеккә омтылабыз, ә Кытай хезмәттәшләре белән хезмәттәшлек белем, тәҗрибә һәм технологияләр белән уртаклашу өчен яңа мөмкинлекләр ача, бу киләсе елда Казанда узачак БРИКС+ саммиты алдыннан аеруча мөһим».

Үз вәкиллеген ачу вакытында Иннополис Университеты Zhejiang Intellectual Рroperty Exchange Center Сo., Ltd технологияләрен трансфер һәм коммерцияләштерү үзәге белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады Партнерлык кысаларында Россия-Кытай уртак коммерцияләштерү үзәген булдыру планлаштырыла.

Шулай ук хезмәттәшлек турында килешүләр дүрт төп партнер белән имзаланган: Кытайның иң эре коллаборатив һәм сәнәгать робототехникасы мегазаводы Shanghai Zhongke SIASUN Robot&Automation Сo., Ltd; SynoData чиплар һәм ярдәмче технологияләр җитештерүче; IplusMobot җитештерүләрен логистикалау һәм автоматлаштыру өчен робототехника җитештерү компаниясе; robotct Development CO., LTD робототехника өлкәсендә экзоскелет роботлары һәм интеллектуаль идарә технологияләрен эшләү һәм җитештерү буенча югары технологияле үзәк. 

Иннополис Университеты Кытайның өч югары уку йорты һәм электр җиһазлары җитештерүче Shenhao Technology Co., Ltd белән хезмәттәшлек итә. Югары уку йортының партнерлыгында Россиянең 297 әйдәп баручы ИТ-компаниясе һәм бөтен дөнья буенча 48 академик оешма бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International