Россия Федерациясе Хөкүмәте 23.12.2023 елның 3883-р номерлы боерыгы белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 24 мартындагы 539-р номерлы боерыгы белән расланган индустриаль парклар, сәнәгать технопарклары һәм югары технологияләр өлкәсендәге технопарклар инфраструктурасы объектларын төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләү буенча проектлар исемлегенә кертелә торган үзгәрешләрне раслады.
⠀
Документ белән, аерым алганда, «Иннополис» махсус икътисадый зонасының инфраструктура объектларын төзүгә Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарын каплау өчен планлаштырылган акча күләме билгеләнгән: «Лаеш» индустриаль паркы (2026 елга кадәр 919,1 млн.сум) һәм «ИнноПарк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк (2027 елга кадәр 704,6 млн. сум).
⠀
"Карар кабул итәр алдыннан Иннополис инициативасы белән сәнәгать сәясәте турында федераль законны үзгәртүне үз эченә алган зур эш башкарылды. Исегезгә төшерәбез, «ИнноПарк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк илдә сәнәгать һәм индустриаль парклар белән беррәттән төзелеш чыгымнарын каплауга өмет итә алган беренче шундый парк булды. Гомумән алганда, әлеге ярдәм чарасы сәнәгать инфраструктурасын алга таба үстерүгә ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов.
⠀
Исегезгә төшерәбез, «Лаеш» индустриаль паркы һәм югары технологияләр өлкәсендәге «ИнноПарк» технопаркы 2022 ел ахырында "Иннополис" МИЗ мәйданчыгында төзелде. 2023 ел дәвамында әлеге паркларда телеком-җайланмалар җитештерү, конвейер системаларын автоматлаштыру, сәнәгать робототехникасы һәм ана платаларын өстән-өстән монтажлау проектлары булган 11 компания резидент булды.