Рөстәм Миңнеханов: "Казан инженер белгечлегенә укыту проблемалары буенча фикер алышу мәйданчыгы булачак"

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казанда инженер белгечлегенә укыту буенча халыкара симпозиум кысаларында нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре өчен инженер кадрлары әзерләү проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.
Утырышта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, илкүләм тикшеренү университеты ректорлары, Татарстан министрлыклары һәм әйдәп баручы предприятиеләр җитәкчеләре, халыкара һәм Россия иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Казан илкүләм тикшеренү технология университеты ректоры Герман Дьяконов утырышның модераторы булды.
Түгәрәк өстәлдә катнашучы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләрендә югары квалификацияле инженерларга ихтыяҗ артуын белдерде.
Инженерлык мәктәптән үк яхшы әзерлеккә ихтыяҗ кичерә, перспективалы яшьләрне шул юнәлештәге вуз белгечлекләренә юнәлтергә кирәк. “Әгәр укучылар математика, химия һәм физиканы сайламый икән, без инженерлар әзерли алмыйбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, шуңа күрә тиешле класстан тыш эш алып бару, база лицейлары булдыру зарур. Вузлар яхшы җиһазланган һәм җитди әзерләнгән персоналга ия булырга тиеш.
Бүген икътисадның реаль секторына һәм чит ил партнерлары белән хезмәтәшлеккә таянып барлык мөмкинлекләрне консолидацияләү зарур. Шуннан башка предприятиеләрне үстерү мөмкин түгел, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм чыгышын “безгә сезнең тәҗрибә мөһим, шуңа күрә Казан киләчәктә дә бу проблема буенча фикер алышу мәйданчыгы булачак”, - дип тәмамлады.
Халыкара инженерлык җәмгыяте (IGIP) президенты Михаэль Ауэр утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан җитәкчелегенә форумны оештырулары өчен рәхмәт белдерде һәм Рөстәм Миңнехановка бу җәмгыять әгъзасы сертификатын тапшырды.
“Татнефть” ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев белдергәнчә, югары квалификацияле кадрларга кытлык шартларында компания аларны әзерләү системасын булдырырга мәҗбүр булган. “Татнефть” ел саен тармак уку йортларының матди-техник базасын ныгытуга шактый акча бүлеп бирә, аларда база кафедралары ача, уку үзәкләрен үстерә, студентлар “Татнефть” тә практика уза.
“Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директорының персонал һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Василий Шуйский шулай ук кадрларны әзерләүнең корпоратив системасы хакында сөйләде. Ул хезмәт базарында нинди белгечләргә ихтыяҗ булуы исәпкә алынмавын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, инженер һөнәренә ия булучылар барысы да производствога килми. Күп кенә белгечләр теорияне яхшы белүгә карамастан, тәҗрибәгә ия түгел, шул сәбәпле сызымнарны начар укый. Шуңа күрә, элек дипломлы белгечләр предприятиедә эшче вазифасына кабул ителә. “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ бу проблеманы хәл итү юлы буларак, вуз укытучыларына стажировка үткәрүне оештырырга тәкъдим итә.
Пердью университетының химик инженериясы мәктәбе директоры Арвинд Варма сөйләвенчә, аларның белем бирү процессында иң мөһиме студентларны ирекле фикерләүгә, күпсанлы хәл итү юлларын эзләргә, команда белән эшләү тәҗрибәсен булдыруга, университеттан соң үзлектән белемне арттыра белүгә өйрәтү. Ул шулай ук Пердью университеты Казан илкүләм тикшеренү технология университеты белән хезмәттәшлекне җайга салу хакында белдерде.
Казанга икенче тапкыр килгән Америка инженерлык җәмгыяте президенты Уолтер Бьюкенен АКШ та тикшеренү университетлары Казан илкүләм тикшеренү технология университетыннан аермалы буларак, инженерлык буенча белем бирүгә сирәк игътибар бирелә. Ул Россиядә студентларның 40 проценты инженерлык белгечлеге буенча укуына шаккатуын белдерде, АКШ та алар аз. Бу студентларның физика укырга омтылмаулары белән аңлатыла. “Биредә күргәннәремнән шаккаттым, без хезмәттәшлекне үстерергә әзер”, - диде Уолтер Бьюкенен.
“Глобальные вызовы в инженерном образовании” симпозиумы IGIP тарафыннан оештырылган. Аны биредә Казан илкүләм тикшеренүләр технология университеты оештырды.
“Корстон” кунакханә, сәүдә-күңел ачу комплексында атна дәвамында симпозиум кысаларында күпсанлы секцияләр, түгәрәк өстәлләр, 30 семинар, мастер-класслар, Халыкара фән мәктәбе тернинглары, күргәзмәләр һәм башка чаралар уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International