Татарстанда язгы культуралар 1 млн. 180 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни бу - планның 66%ы

2024 елның 18 мае, шимбә

Татарстанда бүгенгә язгы культуралар 1 млн.180 мең га мәйданда, ягъни планның 66%ы чәчелгән. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый мәгълүматлар китерде.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Шул ук вакытта бөртекле һәм кузаклы культуралар - 680 мең га, яки 73%, шикәр чөгендере - 47 мең, яки 85%, көнбагыш - 152 мең га, яки 73%, рапс - 107 мең га, яки 65% чәчелгән.

Борчак чәчү тәмамланган - аның мәйданы 69 мең гектар тәшкил итә.

Татарстанда алты районда бәрәңге утырта башлаганнар - бу Чистай, Буа, Лаеш, Мамадыш, Апас һәм Чирмешән районнары. Планның 15%ы утыртылган. Ачык туфрактагы яшелчә культуралары 365 гектар мәйданда, яки планның 18 процентында чәчелгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, муниципаль районнар арасында Тәтеш районы (91 процент мәйдан, яки 39,9 мең га, Лениногорск (84 процент, яки 36,9 мең га), Зәй (84 процент, яки 39,5 мең га), Буа (81 процент, яки 55,1 мең га), Мөслим (80 процент, яки 45,0 мең гектар) алда бара.

Марат Җәббаров искә төшергәнчә, май башыннан республика буенча уртача 31 мм яңгыр яуган (нормадан 75%), алар чәчү темпларын тоткарлаган, әмма шул ук вакытта туфракта дым запасын тулыландырган.

Моннан тыш, май башында бөтен республикада кырау төшүләр теркәлгән. Һаваның иң түбән температурасы 4,5 һәм 15 майда теркәлгән бу көннәрдә һава температурасы минус 7 градуска кадәр төшкән (Азнакай, Актаныш районнарында), бу шикәр чөгендере һәм рапсның иртә үсентеләренә зыян китергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлак булу мәйданы 5 мең гектар тәшкил итә. Министр билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә бу мәйданнарга тулысынча диярлек яңадан чәчү үткәредгән.

Авыл хуҗалыгы берәмлекләренең машина-трактор паркында 747 үзйөрешле азык җыю комбайны, 502 үзйөрешле һәм 11813 тагылмалы чапкыч бар. Азык җыю комбайннарының көндәлек потенциалы 30 мең га, печән чабу машиналарының - 49 мең га тәшкил итә. Терлек азыгы җыю техникасының потенциалын нәтиҗәле файдалану өчен алдан ук зурайтылган бортлы транспортны җиһазлауны сорыйм, диде Марат Җәббаров.

Ул шулай ук быел терлекләрнең баш санын терлек азыгы белән тәэмин итү өчен 3 млн. 380 мең тонна сенаж, 3 млн.865 мең тонна силос, 338 мең тонна печән әзерләргә кирәк, бу 1 шартлы терлек башына уртача 40 ц. к. берәмлек тәшкил итә, дип ассызыклады. Агымдагы елда азык культуралары мәйданы 694 мең гектар тәшкил итә.

Министр шулай ук шәхси хуҗалыклар турында да онытмаска кушты. Мамадыш, Чирмешән, Кукмара районнарында шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү эшләрен оештыру буенча яхшы тәҗрибә ел саен гамәлгә ашырыла. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә: авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын планлы рәвештә җиткерү дәвам итә. Хәзерге вакытта республика хуҗалыкларына 4,3 млрд. сум җиткерелгән, шул исәптән минераль ашламалар сатып алуга, агротехнологик эшләр үткәрүгә, яшелчә, бәрәңге һәм игенчелек һәм мелиорация өлкәсендәге башка чараларга – 1,2 млрд. сум. Сөт терлекчелегендә продуктивлыкны арттыруга һәм терлекчелеккә ярдәм итүгә - 2,1 млрд. сум, иген культураларын җитештерүгә һәм сатуга - 388,5 млн. сум, агросәнәгать комплексын техник һәм технологик модернизацияләүгә - 321,6 млн. сум.

Министр хәбәр иткәнчә, май ахырына кадәр тагын 1,3 млрд. сум субсидия түләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International